Мин табигатем буенча йомшак фигыльле булсам да, тәлемне аркылы тешләп, эндәшми кала алмыйм.
Хөкүмәтебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарын азык–төлек җыелмасы белән бүләкләргә дигән карар чыгарган. Менә миңа да гаҗәп матур бизәлешле катыргы тартмада шундый азык җыелмасын бирделәр. Эчендә нинди генә ризык юк, бөтенесе сыйфатлы, күбрәге Татарстанда эшләнгән. Безгә бу бүләкләрне Чаллының «Энергетик» мәдәният сараена чакырып, зурлап бирделәр. Мин барганда кайбер кешеләр бүләкләрен алып, ачып та караганнар иде. Кызганыч, тартма эчендә аракы да бар икән. Шул тартмаларны биреп торучы хезмәткәрләрдән: «Тартма эчендә ниләр бар?» – дип сорагач, «Без белмибез, боларны Казаннан тутырып җибәрәләр», – диделәр. «Моның эчендә аракы бар икән, мин аракы эчмим, ул миңа хәрам, аракысын алыгыз», – дидем. «Безнең бу тартманы ачарга хакыбыз юк», – диделәр. «Алай булгач, мин бу бүләктән баш тартам», – дидем. Шуннан соң йөгереп, кайдандыр башлыкларын алып килделәр, тартманы ачып, хәмерен алдылар. Өйгә кайткач, әлеге тартманы бушатып карасам, иң аста хәләл булмаган тушенка да бар икән. Әйтәләр бит бер мичкә балны бер кашык дегет боза, дип. Ә бу «мичкәгә» ике кашык «дегет» салганнар. Әллә Татарстанда эшләнгән булгач, бисмилласыз тушенка да, аракы да хәләл буламы икән? Аллаһ сакласын!
Әлбәттә, бөтен Россиядә таратылачак бүләк аракысыз булмас инде. Әмма Татарстандагы бүләккә ниләр салырга дигәндә, Казан муллалары – мөфтиләр, казыйлар үз сүзләрен әйтергә тиешләрдер бит. Әнә Россия Президенты Д.Медведев та эчкечелекне бетерәбез дип сөйләнә, ләбаса.
Йа Аллаһ, без колларыңа шушындый уңайлы, камил хак дин биргәнең өчен шөкранә кылып бетерерлек түгел. Безгә бернинди арадашсыз, турыдан–туры Аллаһ каршына басып гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирелгән. Ураза тотсак та, үзебез ниятләп уразага керәбез, корбан чалсак та, үзебез ниятләп чалабыз. Әгәр дә билгеләнгән имам булмаса, үзебезнең арадан берәүне имам итеп бастырып, җәмәгать намазы да укыйбыз. Хөкүмәт җитәкчеләре дә бүләк мәсьәләсендә Диния нәзарәте белән киңәшләшеп эшләсеннәр иде.
Мисбах СӘХАБЕТДИНОВ, Чаллы,
сугыш ветераны