29 апрельдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә үзгә бер җанлылык, тантана хөкем сөрә иде. Биредә Ватан сугышында катнашкан 7 имам хатипны – Харис хәзрәт Салихҗанны («Хәтер» мәчете), Гарифулла хәзрәт Гатауллины (Апас районы, Кара Борнаш авылы), Зәкиулла хәзрәт Әхмәтшинны (Нурлат районы), Гайнан хәзрәт Насыйровны (Кама Тамагы районы, Чаллы авылы), Исмәгыйль хәзрәт Саттаровны (Кама Тамагы районы, Олы Мәрәтхуҗа авылы), Хәмит хәзрәт Мәмәтевне (Саба районы, Шәмәрдән бистәсе) Җиңү бәйрәме уңаеннан Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый кабул итте һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Бу көнне тантаналар башланганчы миңа Гайнан хәзрәт Насыйров белән очрашып сөйләшү насыйп булды.
...1923 елда Чаллы авылында Госман һәм Гайшә гаиләсендә дөньяга килгән Гайнанга Хак Тәгалә Үзенең сынауларын мулдан әзерләп куйган икән. Туып 40 көн узуга әнисенең күзләре мәңгегә йомыла. Гайнанга 1 яшь тулганда әтисе вафат була һәм ул тома ятимгә әйләнә. Ярый әле яхшы бәндәләр табыла. Гайнанны Хәким исемле кеше асрамага ала, ул шунда үсә.
Менә Ватан сугышы башлана. 1942 елның 2 маенда Гайнанны да сугышка алалар. Шунда – яу кырында ул күп тапкырлар, кем әйтмешли, мәрхәмәтсез үлем белән йөзгә–йөз очраша. Белоруссия фронтында орыша ул. Ржев каласын кулга төшерү өчен барган канлы, аяусыз сугышта каты гына яралана, аңын югалта. Күзләрен ачып җибәргәндә янында автоматлы немецларның басып торганын күрә. Шул рәвешле, Гайнан Насыйров әсирлеккә эләгә.
– Юк, энем, андагы хәлләрне сөйләве бик авыр миңа. Аллаһы Тәгалә берәүгә дә күрсәтмәсен ул җирләрдәге мәхшәрне, – дип бер мәлгә тынып калды сугыш ветераны. Тавышы да үзгәргән, басынкыланган, хәтта ки керфекләренә кайнар күз яшьләре эленгән иде аның бу мизгелдә. Чынлап та, батыр кешеләр алар сугыш ветераннары! Никадәрле генә авыр булмасын сугыш хатирәләрен яңартуы, ул үзендә башлаган сүзебезне дәвам итәргә көч тапты.
Немецлар аларны 12 чакрым арага җәяүләп алып китәләр. Август ае була бу. Бөтен җир мәет белән капланган. Үле кешеләр арасыннан тар гына сукмак салынган. Тимер чыбык белән әйләндереп алынган зур гына чокыр янында ял итәргә туктаталар аларны. «Шунда ук кече һәм олы йомышыңны үтисең, шунда ук үлгән кешеләр ята. Халыкара конвенция нигезендә, әсирләргә кешечә шартлар тудырылырга тиеш булса да, Сталинның: «Минем әсирләр юк, алар сатлыкҗаннар», – дигән сүзенә карап, билгеле, ул шартлар үтәлми иде», – диде Гайнан ага.
Г.Насыйров 1947 елда туган якларга әйләнеп кайта. Әмма биредә дә аңа тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр. Әсирлектә булуын сәбәп итеп, 1950 елда аны 25 елга төрмәгә ябалар. Бәхетенәдер инде, ул амнистиягә эләгеп, 1957 елда туган авылына кайту бәхетенә ирешә.
Гайнан абый хәләл җефете белән 7 бала үстергән. Хәзер аларның гаиләсе зурайган, 63 кешегә җиткән. Күптән түгел үзләрен «Пар канатлар» тапшыруына чакырып, хөрмәтләү билгеләре күрсәткәннәр.
1990 елда ул авыл бабайларына ияреп, дин юлына баса, намаз укый башлый. 1991 елда Чаллыда мәчет салынгач, аның мөэзине һәм имамы итеп сайлана. Аннары ул имамлык кылуны дини белем алган бер яшь хәзрәткә тапшырган.
...Менә тантаналы мизгелләр якынлашты. Мөфти хәзрәтләре сугыш ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котлады. «Пәйгамбәребез: «Ватанны сөю – иманннан», – диде. Без күпме генә сезгә хөрмәт, ихтирам билгеләре күрсәтсәк тә, ул бик аз булыр. Әтием 1921 елгы, ул 2 ел армиядә хезмәт иткәч, аңа 3 ел сугышта катнашырга туры килгән. Бабам 1945 елның май ае башында сугышта һәлак булган. Әтиләребез, бабаларыбыз кебек үк бик якын һәм кадерле кешеләр сез безгә», – диде Госман хәзрәт Исхакый һәм һәр ветеранның түшенә «Халкыбызга хезмәт өчен» дигән медальны такты.
Кызганыч ки, мондый хөрмәтләү билгесен Чирмешән районы мөселманнары имам мөхтәсибе Фәссах хәзрәт Гафиев күрә алмады. Ул 87 нче яше белән барганда 20 апрельда бакыйлыкка күчте. Олы йөрәкле, тәкъва, динебез өчен күп тырышкан бу хәзрәтнең урыны оҗмахның түрендә булсын!
Ветераннарга хөрмәт күрсәтү –безнең намус эшебез. Аларны Диния нәзарәтенә чакырып бүләкләгәннән соң, сугышта күп җәфа чиккән ветераннарның калебләре (йөрәк) бераз җылынгандыр, күңелләрендә күтәренке халәт барлыкка килгәндер, дип уйлыйм.
Хатиб ГАРАЙ