Аллаһ һәм фәрештәләр кабер ташларына рәсем ясап куючыларга вә шуңа булышучыларга ләгънәт укыйлар.
Хәдис
Мөхтәрәм җәмәгать! Без инде 20 елдан артык халкыбызга ислам диненең кайтарылуы өчен сөенеп яшибез, Татарстанда 1000нән күбрәк мәчет-мәдрәсәләребезнең эшләп торуына чиксез куанычлы халәт кичерәбез. Әмма иртәрәк шатланабыз түгелме соң?
Кызганыч ки, күп кенә дини мәсьәләләрдә гади халыкның бик сай йөзүен күреп гаҗәпкә каласың. Әле алай гынамы соң?! Хәтта кайбер җитәкчеләребез дә беренче карашка гади күренгән әйберләрдә төртелеп калалар, сөртенеп куялар. Тик алар арасыннан берәүләрнең дини мәсьәләләрдә имамнар белән бәхәскә керүен, алай гына да түгел, хәзрәтләрне кимсетә, мәсхәрәли торган сүзләр әйтүен аңлап та, төшенеп тә булмый.
...Беркөнне Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең телефоны шалтырый. Монысы гаҗәп хәл түгел, анысы. Көнозын телефоны тынып тормый Мансур хәзрәтнең. Әмма бу юлы шәригатькә сыймый торган мәсьәлә буенча шалтырата әлеге кеше. Казан мэриясендә җаваплы вазифа башкаручы Альберт Салихов: «Әтием Илдусны «Мөселманнар зираты»нда җирләгән идек. Хәзер аңа кабер ташы куймакчы булабыз. Тик зиратта миңа ташка рәсем куярга ярамаганлыгы турында әйттеләр. Искәрмә рәвешендә миңа рөхсәт бирегезче»,-дип мөрәҗәгать итә. Мансур хәзрәт аңа: «Рөхсәт бирә алмыйм, искәрмәләр ясарга да хакым юк»,-дип җавап бирә. Ничек рөхсәт итә алсын ди искәрмә рәвешендә Мансур хәзрәт?! Моннан 4 елга якын элек ул үзе үк Казан имамнары белән берлектә «Әл-Мәрҗани» мәчете каршындагы «Мөселманнар зираты»нда мәетләрне җирләүнең кагыйдәләрен һәм тәртипләрен барлыкка китерде, шул кәгазьгә беренчеләрдән булып имзасын салды, лабаса! Хәзер шул «Кагыйдәләр»нең 4.7 пунктында акка кара белән язылган «Кабер ташларына мәетнең портретын, фотографиясен һәм башка рәсемнәрне урнаштыру катгый тыела» дигән сүзләрне ул үзе үк бозсынмы? Юк, ул моңа һич тә юл куя алмый! Һәр түрә өчен аерым кагыйдә язып булмый бит инде. Аннары динебездә әгәр ул гамәл исламга каршы килә торган булса, хәтта ата белән ананы тыңламаска да ярый диелгән. Менә бу нәкъ шундый очрак.
Ә бит инкыйлабтан соң беренче булган әлеге «Мөселманнар зираты»н барлыкка китерү җиңел генә хәл ителмәде. Питрәч муниципаль районы башлыгына зиратка 40 гектар урын бирүне сорап, 2003 елда хат белән мөрәҗәгать иткәч, бу мәсьәлә 2004 елда уңай хәл кылынды. Шулай да Казаннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан зиратта мәетләрне җирләү 2005 елдан гына башланды. Аллага шөкер, хәзер биредә мәетне юу, кәфенләү урыннары, хәтта мәчет тә бар. Монда 3 меңнән артык кеше җирләнде инде. Мөселманнар зиратында кабер өчен урынны үзеңә алдан алып кую тәҗрибәсе дә тормышка ашырыла.
Мансур хәзрәт түрә кешегә әле ислам дине һәм аның кануннары турында да озак сөйли алган булыр иде. Әмма Мансур хәзрәтнең әйтүенчә, А. Салихов үзен иркен тотып: «Төкердем мин сезнең канунннарыгызга! Мин сезнең законнарыгыз буенча яшәмим! Мин Россиядә яшим! Нинди һәйкәлне, фотографияне куярга телим — шуны куям! Нәрсәгә сез миңа күрсәтмә бирәсез!»-дип мөхтәсибне тупас рәвештә бүлдерә.
Аннары нәрсә булган дисезме? Җитәкче кеше барыбер үз теләгенә ирешә: ОМОН киемендәге хезмәткәрләрне җибәреп, рөхсәтсез килеш әтисенең каберенә фотографияле ташны куйдырта. «Алар ташны бернинди технологиясез куйганнар да китеп барганнар. Ул бит багана утырту гына түгел. Дөрес утыртмасаң, багана да кыйшая. Хәзер омончылар куйган кабер ташы да чалшайды инде. Андагы кабер әһеле хәзер күпме газап чигеп ятадыр»,-ди Мансур хәзрәт күңелсез генә.
Мөхтәсибнең сөйләвенчә, ислам йолаларын белмәгәнлектән, элек тә булган кабер ташына рәсем куярга теләүчеләр. «Әйтик, безгә вафат булган сугыш ветераннарын китерәләр җирләргә. Хәрби комиссариат аларның ташына да фотоларын куеп китерә. Без алай ярамый дигәч, алар хафага төшә, әле гафу да үтенәләр. Кабер ташындагы рәсемнәрне үзләре үк бетерәләр дә. Шунысы мөһим: алар дин әһелләрен тыңлый белә, имамнар белән бәхәсләшмиләр. Ислам динендә хәмер кулланырга, дуңгыз итен ашарга ярамый, болар — гөнаһ диелгән икән, мин уйлап чыгармаган бит боларны! Татар кешесенең менә шундый гади генә нәрсәләрне аңламавы, яисә аңларга теләмәве бик гаҗәп. Әгәр якын туганыңны мөселманча җирлисең килми икән, башка зиратка барырга да була иде бит»,-ди моңсу гына Мансур хәзрәт.
Әйе, Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Мөселманга күңелсезлек китергән һәр нәрсә — бәхетсезлек»,-дип белмичә генә әйтмәгән.
«Бу бик аяныч хәл, ямьсез күренеш. Без Казан имамнары белән җыелышып, ул кабер ташыннан рәсемне алдырырга кирәк дигән карар кабул иттек. Бу хакта Президентка, Эчке Эшләр министрына, Прокурорга хатлар яздык. Ул кеше Аллаһны танымый икән, күп санлы мөселманнарның динен хөрмәт итсен»,-дип тә өстәде Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин.
Әйе, әгәр Аллаһының ләгънәтенә юлыгырга теләмәсәк, безгә һичшиксез «Мөселманнар зираты»ндагы бердәнбер фотоны алдыру мәслихәт.
Хаҗип ӘХМӘТША