Оренбурның «Сөләйман» мәчете каршында Гөлфәридә Әбубәкерова булдырган татар музее эшләп килә. Инде 15 ел рәттән ул төбәктәге татар йорты җиһазларын җыя. 500 экспонатның кайберләренә хәтта 300-400 ел.
Кысынкы бүлмәдә 500 еллык тарих: күн итекләр, сәүдәгәрләрнең аяк киеме, бишек, телефон, беренче телевизор — соңгы гасырларда Оренбур татарлары нәрсә белән һәм ничек яшәгәннәр, нинди киемнәрдә йөргәннәр, савыт-сабалар — боларның күпчелеге әлеге музейда.
Оренбур ягындагы 80 мәчет бар. Шуларның тик берсендә — «Сөләйман» мәчете бинасында оештырылган бердәнбер татар музее эшли. Музей экспонатлары изге Коръән китабыннан башланган булса, хәзер җиһазларның саны 500 гә җитте. Аларның күбесен әлеге мәчеткә йөрүчеләр алып килгән. Иң кыйммәтлеләре — Әхмәт бай Хөсәенов йортындагы сабыт-саба һәм XIX гасырда Оренбурда иҗат ителгән татар басмалары.
Гөлфәридә Әбубәкерова әлеге гамәлләрне башкара башлаганчы ук Оренбурның «Хөсәения» , аннан Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала.
Шулай ук үзенең шәкертләреннән торган «Нур» исемле беренче мөнәҗәтчеләр төркемен оештыручы да, 80 мөнәҗәтне туплаган өч аудио тасма булдыручы да, 18 ел буе мәчет каршында эшләп килгән якшәмбе укуларында йөздән артык шәкерткә белем бирүче дә — болар барысы да бер кеше, Гөлфәридә абыстай Әбубәкерова хезмәте. Оренбурлар шушы көннәрдә аны 70 яшьлек бәйрәме белән котлады.
Инде хәзер остаз укучылары белән үзе горурлана ала.«Шәкертләрем бик тырыш минем: алар арасында Коръәнне кырык тапкыр укып чыгучы һәм тулысынча күчереп язучылар да бар», - дип куанып сөйләде Гөлфәридә Әбубәкерова.
Мөгаллимә үзе 1998 елда ук хаҗ гамәлен башкара. Беренче шәкертләре хәзер башкаларга үзләре ислам нигезләрен өйрәтә, хаҗ гамәлен дә башкара.
«Мәдрәсәне өч ел элек тәмамладым. Бүгенге көндә инде үзем Тоз-Түбә шәһәре мәчетендә шәкертләргә дәрес бирәм» , - дип сөйләде хаҗия Әминә Нигъмәтуллина.
Гөлфәридә абыстайның бу эшләрендә кызы Эльвира белән ире Хәсән таяныч була. Рәхмәт һәм котлау сүзләрен шәкертләре үзләре язган шигырь һәм җыр белән дә җиткерде.
Мөгаллимә Гөлфәридә Әбубәкерованың бу хезмәтләреннән тыш, өлкә татарлары гәзитендә мәкаләләрен укырга, төрле җыелышларда чыгышларын да ишетергә була. Остаз үзенә күпкырлы мөгаллимнәр әзерләүне төп максат итеп куйган дип хәбәр итте "Азатлык.орг".