Без быелгы хаҗ вакытында тарихи бер вакыйганың шаһитләре булдык: «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында изге җирләрдән тәүге тапкыр татарча репортажлар күрсәтелде. Вакыйгалар булган урыннан турыдан-туры төшерелгән мондый сюжетларның әле җөмһүриятебездә генә түгел, Россия күләмендә дә эфирга чыгарылганы юк иде дисәк тә хата булмастыр.
Аның үзенә күрә сәбәпләре дә бардыр. Үзем дә хаҗ кылган кеше буларак әйтәм: изге җирләрдә хәтта фотога төшерүләр дә рөхсәт ителми. Шулай да күп кенә мөселманнар Мәккә-Мәдинәгә фотоаппаратлар күтәреп бара. Биредә иң мөһиме — полицейскийлар аны күрмәскә тиеш дигәннәр иде. Хәер, хаҗ вакытындагы миллионнарча кешене полиция хезмәткәрләре ничек итеп барысын да күреп, күзәтеп бетерсеннәр ди. Аннары Согудия җитәкчеләре дингә, исламга чакыру максатларында, фотога төшерүне рөхсәт иттеләр шикелле. Һәрхәлдә, кулларыбызга фотоаппаратлар тоткан чагыбызда да, безне тоткарлаучы да, кисәтүче дә булмады. Ә бит телекамералар фотоаппарат кына түгел. Менә шуңа күрә дә «Татарстан — Яңа Гасыр» хәбәрчесе, Төбәкара «Идел — Хаҗ» хаҗ үзәге хезмәткәре Сөмбел Вәлиди белән телеоператор Госман Кадыйровның изге җирләрдән туры эфирга чыгуы зур батырлык булып бәяләнергә хаклыдыр.
Беркөнне миңа Хаҗ үзәгендә Сөмбел Вәлиди белән очрашып гәплә шү насыйп булды. Аның сөйләвенә караганда, баштарак шактый дулкынлану кичергән ул. Чөнки әле телерепортажлар ясау өчен Согуд Гарәбстаныннан рөхсәт тә алынмаган була. Аннары аның мәхрәме (Согудия законнары нигезендә, хатын-кызлар фәкать якын ир кешеләр белән генә хаҗ кыла ала) булып барган әтисе Җантаһирның да, әнисенең кыз туганы Фираяның да изге урыннарга тәүге сәфәрләре бу, лабаса. Ә куркып тотынган эш һәрвакыт диярлек хәерле килеп чыгучан була. Бу очракны да шулай дияргә мөмкин. «Хак Тәгалә янымдагы ул кешеләрне миңа ярдәмче итте, ныграк аңларга булышты. Әйтик, без үскәндә әтиебезне юньләп күрә дә алмадык. Ул Лаеш районында баш агроном, хуҗалык җитәкчесе булып эшләде. Әти иртән иртүк эшкә чыгып китә дә, кич без йокларга яткач кына кайта иде. Ә хаҗ вакытында мин аның никадәрле йомшак күңелле кайгыртучан ата икәнлеген аңладым, үземне әти кызы итеп сиздем. Фирая апа исә хаҗда әниемне алыштырды. Түбән Камадан килгән оператор Госман да үзен яхшы иптәш һәм һөнәри яктан үз эшенең остасы итеп танытты...»- дип сөйләде Сөмбел туташ.
Турыдан-туры эфир вакытында сөйләүчеләргә дә кытлык кичерми алар. Россиянең төрле шәһәрләреннән, өлкәләреннән килгән татар милләтеннән булган абыйлар һәм апалар хаҗдагы хәлләр турында сөйләргә дип атлыгып торалар. Барлыгы 9 репортаж эшләнә. Минем: «Ни өчен 9?»-дигән соравыма, Сөмбел Җантаһир кызы: «Бу проектның башында һәр атна саен 2 шәр репортаж эшләрбез дип уйлаган идек. Хаҗ сәфәрендә безгә нәкъ тә бер ай, ягъни 23 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр булырга туры килде. Димәк, 8 тапкыр эфирга чыгарга тиеш идек. Соңгы 6 көнебезне Мәдинә каласында яшәдек. Аннан да бер репортаж ясамасак, бу дөрес булмас дигән нәтиҗәгә килдек»,-диде.
Әйе, Мәдинә шулай ук искитмәле матур шәһәр. Андагы Пәйгамбәребезнең мәчете үзе генә дә ни тора! Дөньяның иң гүзәл урыннарының берседер ул! Аллаһ илчесенең дәфен кылынган төрбәсе дә шунда урнашкан.
Без Сөмбел Вәлиди белән әле күп нәрсәләр хакында сөйләштек. «Мин Мәккә-Мәдинәдә бернинди чүпне дә, пычракны да күрмәдем. Безнең максат та ул түгел иде. Чөнки без ул җирләргә матурлыкны эзләп бардык. Раббыбызның һәрдаим ярдәмен тоеп тордык. Мәсәлән, «Нур» тавына менгәч, көчле җил икәнлеген сизеп алдык. Моның исә микрофонга комачаулавы бар иде. Шунда оператор белән икебез дә: «Яраббым, 5 кенә минутка җилеңне туктатып тор инде»,-дип сорадык. Шуннан ни булды дисезме? Хак Тәгалә нәкъ 5 минутка җилне туктатып торды! Андый хәлләр хаҗ вакытында шактый булды. Изге сәфәрдән җыеп кайткан тәэсирләр күп инде, хаҗи һәм хаҗия исеменә лаек булу зур җаваплылык өсти. Башкаларга үрнәк булып яшәү насыйп әйләсен иде. Шәхсән мин хаҗны яшь чагында кылырга кирәк дип исәплим. Үзем юл мәшәкатьләрен җиңел үткәрдем, уңышлы йөреп кайттым, Раббыбыз безнең хаҗны җиңел кылды, Аллага шөкер»,-дип төгәлләде сүзен Сөмбел туташ.
Әйе, үземнән дә чыгып әйтә алам: хаҗга бару кеше тормышындагы иң зур вакыйгаларның берседер. Изге җирләргә сәфәр кылу адәм баласының иманын ныгыта, түземлелеккә һәм сабырлыкка өйрәтә, уңай якка үзгәрешләр кичерүгә сәбәпче була.
Хатыйп ГӘРӘЙ