Һәр кеше үз дөньясына чумып, әйләнә-тирәдәгеләрне күрми яшәгән заманда ярдәмгә мохтаҗларга игътибар итеп буламы? Дөнья, акча, байлык, дәрәҗә дип чапкан вакытта бер генә мизгелгә туктап калып, як-ягыбызга күз салыйкчы. Күрәбезме, әти-әниләренең акчалары була торып та гарип-гораба булучы сабыйлар күз яше түгә, бер кисәк ипи ашарга тилмерүчеләрнең йөрәк авазын ишетәбезме, тын гына калып, колак салсаң, сау-сәламәт әти-әниләре була торып та почмакмактан-почмакка теләнеп йөрүче сабыйның үксеп-үксеп елаганын ишетергә була.
Ә мондыйлар бит меңәрләгән. Бу йөрәк өзгеч хәлләргә ияләшүебез шул дәрәҗәгә җитте ки, хәтта күз йомып, тыныч кына карарга ияләштек.
Әмма барысы да битараф булып бетә алмый. Күпләр башкалар тормышы өчен ут йотып яшәүче фондлардан, хәйрия белән шөгыльләнүче кешеләрдән ярдәм алуга ирешә. Сүзем «Солидарность» («Теләктәшлек») фонды, аның эшчәнлеге һәм искиткеч кешеләре хакында булыр.
«Солидарность» — башка кешеләрнең кайгы-хәсрәтләрен күреп, көченнән килгәнчә ярдәм итеп, вакытын, көчен кызганмыйча эшләүче фонд ул. Янып-көеп эшләп йөрүче кешеләре дә мәрхәмәтле йөрәккә, киң күңелгә ия.
Башка фондлардан аермасы нидә соң, дигән соравыма «Теләктәшлек»нең директоры Лилия Мөхәммәдъярова түбәндәгечә җавап бирде: «Без хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче мөселман фонды. Ә бездән ярдәм алучылар мөселманнар гына түгел. Кешеләрне мөселман, мөселман түгелгә бүлмибез. Мондый бүленеш дөрес түгел. Максатыбыз гарип балаларга, ятимнәргә, ярдәмгә мохтаҗларга булышу. Пәйгамбәребез киң күңелле, мәрхәмәтле булырга боерган. Дөрес, бу изге эшләрне башкарганда еш кына эшче куллар, матди ярдәм, вакыт җитми. Ял көннәре турында онытырга туры килә. Әмма без тырышырга тиеш. Чөнки күп кенә мөселман булмаган фондлар бездән шактый алга китте. Аның каравы, башкалар тормышын кайгыртып яшәү әйтеп бетермәслек канәгатьләнү хисләре бирә».
Фонд 2009 елда мөселманнар тарафыннан оеша. «Теләктәшлек»нең төп оешмасы Мәскәүдә. Ә Татарстанда, Дагыстанда аның филиаллары эшли. Казандагы «Теләктәшлек»нең директоры мөселман хатын-кызы — Лилия Мөхәммәдъярова.
Хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче фондның үз проектлары, акцияләре бар. Мәсәлән, Рамазан гаетендә ул Корбан ашлары мәҗлесләре үткәрсә, быел Корбан гаетендә «Ярдәм» фонды белән берлектә мохтаҗ-мескеннәргә өчәр килограмм ит салынган 166 пакет таратты. Берничә акция турында сүз барды. «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә җөмһүриятебездәге ятим, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга мәктәпкә йөрер өчен букчалар өләшенде. Күптән түгел, Израиль белән камалышта калган Газ секторы мөселманнарына медикаментлар, төрле кирәк-яраклар тапшырып кайтты. Саный башласаң, «Теләктәшлек»нең куйган хезмәте зур. Фондта ярдәм итү вазифаларын башкаручы Айгөл Шәвәлиева: «Хәйрия эше ул акча бирү генә түгел. Кемдер белеме, берәү вакыты, ә кайберәүләр физик көче белән булыша. Ярдәм иткән вакытта иң кечкенә мәсьәләләрдән илкүләм проблемаларга барып чыгабыз. Мохтаҗлыкны аерым бер кеше проблемасы итеп кенә карау дөрес түгел. Бу афәт тулаем бер җәмгыятьнеке. Шуны аңларга кирәк. «Теләктәшлек» («Солидарность»)нең исеменә килгәндә, җәмгыятьнең алга китеше дә нәкъ менә халыкның битараф булмавыннан, теләктәшлек күрсәтүеннән тора. Берәүнең мескенлек сазлыгына бата барганын күзәтеп утыру дөрес түгел. Чөнки бүген сиң җитештә яшәсең, иртәгә үзеңнең авыр хәлгә төшүең бар».
Айгөл Шәвәлиева сүзләреннән мөһим һәм шул ук вакытта берникадәр гаҗәп әйберне аңладым. Еш кына без гарип, мескен, мохтаҗларны иң бәхетсезләр, дип карарга ияләшкән. Ә әңгәмәдәшем киресен әйтә: «Ярдәмгә мохтаҗлар янәшәсеңдә сүз белән генә аңлатып бирә алмаган хисләр кичерәсең. Алардан ниндидер энергия, нур бөркелә. Син аларга йә акча, йә берәр кирәк-ярак китерәсең, ә алар синең күңелеңне тутырып җибәрә. Алар яныннан кайткач та, алган канәгатьләнү хисләре озакка җитә. Мондый кешеләрдән гыйбрәт алырга, шөкер итеп яшәргә өйрәнергә була. Яннарына килгәч, үзләре кечерәк кенә булса да, бүләк биреп җибәрергә тырышалар. Бу безгә үрнәк. Мондый очрашулардан соң стимул арта, тагы да ялкынланып эшли башлыйсың. Аннары шунысын да әйтәсе килә: мондый хәйрия чараларында кешеләр гаиләләре белән катнашсын иде. Чөнки ата-ана баласына, ярдәм итеп яшәргә кирәк, дип өйрәтеп утырганчы, моны үз мисалында күрсәтсә, яхшы булыр иде.»
«Бердәмлек»нең эшчәнлеге һәрберебез өчен дә үрнәк булып тора. Һәрбер кеше үзеннән булдыра алганча өлеш кертсә, бәлки мохтаҗлар, урамнарда үксеп елап йөрүче сабыйлар саны азрак булыр иде. Тамчыдан күл җыела, ди халык. «Ярдәм», «Теләктәшлек» кебек фондларыбыз булганда, җәмгыятебезнең киләчәген якты итеп күрәсе килә.
Айсылу ЮЛДАШЕВА