Шау-гөр килеп әлеге көнне көтеп алды халык. Бу санда никахларын теркәүчеләр, һичшиксез, бәхетле булачак, ди имеш... Хәзер еш кына йолдызлыкларга, ниндидер саннарга ышанып, хәтта бу күлмәк уңышка китерә, бу аяк киеме бәхетсезлеккә алып бара, дип ышанып яшәүчеләр артканнан-арта бара. Ул кара мәче белән буш чиләкләрне нишләтеп кенә бетермәделәр инде... Барган җиреңнән туктап, кабат өйгә әйләнеп кайтсаң, юлың уңмый, имеш. Башыңа шул рәвешле программа салгач, уңмавы да бар бит.
Ул сәхнә йолдызларының аерылуы, кушылуы, бәхетле яки бәхетсез булуында да шул ук йолдызлыкларга карап шау киләләр. Туган көннәре, еллары белән генә кешенең бер-беренә туры киләме юкмы икәнен белеп буламы икән?!
Исламда никахлашыр, гаилә корыр алдыннан туган көн, ел, йолдызлык тикшереп вакыт үткәрмиләр, ләбаса. Иң мөһиме бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү кирәк! Гомумән алганда, бар мөнәсәбәтләрдә дә әлеге төшенчәләр зур роль уйный. Ир белән хатын арасында хөрмәт, Аллаһ ризалыгы өчен ярату дигән әйберләр булмаса, бернинди йолдызлыклар да, саннар да ярдәм итә алмас.
Шуңа да, әйдәгез, башыбызны юк-бар белән бутап яшәүдән туктыйк, ырымнарны калдырыйк, саннарга төртелеп яшәүдән читкәрәк китик. Тормыш сукмагыбыздан Аллаһ тарафыннан язылган тәкъдиргә ышанып атласак, күпкә яхшырак булыр.
Айсылу ЮЛДАШЕВА