Фәнис Казанда көтмәгәндә, уйламаганда кайчандыр бергәләп университетта укып йөргән курсташын очрашты. Аларның күрешмәгәненә дә нәкъ 30 ел вакыт узган.
Рамил белән сөйләшеп сүзләре бетмәс кебек тоелды. Фәниснең курсташы бер оешмада җитәкче булып эшли икән. Ул сабырлыгы белән дә башкалардан шактый аерылып тора иде. Рамил артык үзгәрмәгән. Ул элек тә шулай ук җитен чәчле иде, хәзер дә чал кермәгән. Үзе һаман да шулай самими елмая. Тик иркенләп сөйләшергә вакыты тар булып чыкты. Дөрес, Фәнис аннан 1971 елда бер бүлмәдә яшәгән Азат, Альберт, Радикның язмышы турында сорап алырга өлгерде. Азат белән Альбертның фаҗигале язмышы хакында Фәнис болай да хәбәрдар инде. Тик Аксубай районы егете Радикның тәкъдирен генә белеп бетерми ул. Ник дигәндә, юллары күптән аерылды аларның. Ә югыйсәм моннан 30 ел элек сентябрь аенда Буа районындагы бер хуҗалыкка эшкә баргач, бер тәлинкәдән аш ашап йөрделәр.
Кыска гына аралыкта да Рамил Фәнискә бүлмәдәше Радик турында хәйран мәгълүмат биреп өлгерде. Аның сөйләвенә караганда, Радик икенче курста укыганда ук университеттан китеп барган. Армия сафларында булып кайткан. Ә университеттан китү сәбәбе бик кызык вә кызганыч икән.
Уртача буйлы Радик йөзгә-биткә чибәр иде. Чәчләрен гел бер якка тарап, аларны майлап. матурлап йөртер иде. Аякларының бераз камыт сыман торуы да аңа кызлар белән тиз танышып китүгә киртә була алмады. Хәер, ул моны кимчелек итеп тә санамады булса кирәк. Аякларын шактый аерып басып торуыннан ышанычлылык бөркелеп торгандай тоела иде. Радик сүз эзләп тә кесәгә керә торганнардан түгел. Тәвәкәллек тә, шул ук вакытта әрсезлек, хәтта оятсызлык та бар иде аңарда. Сөйләү куәсе дә юк түгел анда. Шул сыйфатлары аркасында ул яшьтәшләреннән хәйран аерылып тора иде. Яңа гына авылдан килгән тыйнак Фәнис аңа берара кызыгып та карады. Булачак укытучыларга шулай әрсез булырга кирәктер дип уйлый иде ул. Беренче курсны көч-хәл белән тәмамлаган Радик ни өчендер 2 нче курста дәресләргә юньләп йөрми башлады. Аның хакында өйләнгән икән дигән сүзләр таралды. Стипендия булмау да үзенең кыңгыр эшен башкаргандыр бәлки. Ни генә булмасын, ул инде лекцияләргә сирәк йөрде. Соңрак дәресләрдә бөтенләй дә күренмәде. Күпләр мондый хәлнең озакка сузылмаячагын сизә иде. Барысын да сессия хәл кылачак. Әгәр Радик имтиханнарны уңышлы тапшырса, аның язмышы уңай хәл ителгән булыр иде. Әмма дәресләрне калдырган кешегә анда яхшы күз белән карамаячаклары көн кебек ачык иде. Дөрестән дә, Радик имтиханнарны вакытында тапшыра алмады. Хәтта ул аларга килеп тә тормады бугай. Менә аны кафедра мөдиренә чакырдылар. Кечерәк базык гәүдәле Фәрит Әхмәт улы Радикның хәленнән хәбәрдар икән. Ул дәресләргә йөрмәүче студенттан моның сәбәбен сорады. «Фәрит Әхмәтович, минем әти үлде, шуңа дәресләргә йөри алмадым. Миңа академическийны бирә алмассызмы?» — дигән сүзләрне ишеткән кафедра җитәкчесе уйга калды.
Әйе, университетта мондый тәҗрибә бар иде. Әгәр берәр студентның тормышында гайре табигый вакыйга килеп чыгып, ул укуын вакытлыча дәвам итә алмый икән, аңа бер ел, армиягә китсә, хәтта 2 елга кадәр ял биреп була иде. Мөгаен, бу егеткә бер ел ял биреп булырдыр дип уйлады Фәрит Әхмәт улы.
Кешеләргә ышанучан, хәленә керә белә торган миһербанлы кеше иде ул. Радикларның авылына шалтыратып, кайгыларын уртаклашырга дигән фикердән чыгып, ул Аксубай районындагы теге саланың телефон номерын җыйды. Нияте изгелектә иде кафедра мөдиренең. Менә телефонны бер ир кеше кулына алды. Фәрит ага аңа үзенең кем булуын һәм нинди максаттан шалтыратуын әйтте. Әмма теге кеше аны үтә гаҗәпкә калдырып: «Ничек инде мин үле булыйм ди?! Радик Галләмовның әтисе мин булам бит!» — дигәч, Фәрит Әхмәт улының күз аллары караңгыланып киткәндәй тоелды. Шул чагында кафедра җитәкчесе үзенең нык алданганлыгын белеп алды. Ит яхшылык, көт яманлык дигәннәре шул буладыр инде, әллә кыямәт алды галәмәтеме бу дип уйланды. Хәзер студент Радик Галләмовны гафу итеп булмаячагы мәгълүм иде. Ул бигрәк тә Радикның үзен алдаганы өчен гарьләнде. Нәтиҗәсе шул: Радик җитди сәбәпсез дәресләргә йөрмәве һәм имтиханнарны вакытында тапшыра алмавы өчен университеттан куылды. Хатыннарын да еш алыштырып торган ул. Укуын тәки тәмамлый алмаган. Хәзерге вакытта инвалид булып, ялгызы гына авылда көн күрә икән. Әтисе инде чынлап та гүр иясенә әйләнгән.
...Фәнис курсташы Рамилнең бу кыйссасын бик кызыксынып тыңлады. Рамил аның яныннан китеп барганда, алар янындагы агачтан өзелеп төшкән сары яфракларның үз урыннарыннан кузгалып, төрле якка сибелүләрен карап, күзәтеп торганнан соң, сары сагышларга бирелеп, авыр сулап алды һәм юлын дәвам итте. Бу мәлдә Фәнис үзен бәхетле хис итте. Ник дигәндә, ул аз хезмәт хакына да яраткан эше белән шөгыльләнүен, сөекле кешесе белән яшәвен искә алып, куанычлы мизгелләр кичерде.
Хаҗип ӘХМӘТША