Мөселман яшьләре тарихчы Фәйзелхак Ислаев белән очрашты

Казанда мөселман яшьләре тарих фәннәре докторы, профессор, күп төрле китаплар авторы Фәйзелхак Ислаев белән очрашты. Кичә «Мин һәм минем шәҗәрәм» дип

БӘЙЛЕ
2011 Окт 17

Казанда мөселман яшьләре тарих фәннәре докторы, профессор, күп төрле китаплар авторы Фәйзелхак Ислаев белән очрашты. Кичә «Мин һәм минем шәҗәрәм» дип исемләнсә дә, тарих, Хәтер көне, миллилеккә кагылган сораулар да күтәрелде.

Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче «Алтын урта» клубы узган атнада яшьләр белән мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең очрашуын оештырды. Бирегә 70тән артык мөселман яшьләре килде. Бу атнада исә, Хәтер көне алдыннан тарихчы Фәйзелхак Ислаев белән кичә оештырдылар. Бу чарага 40тан артык кеше килгән иде.

Татарча шәҗәрә китабы чыгармы?

Фәйзелхак әфәнде очрашуны үзенең автобиографиясен сөйләү белән башлап җибәрде. Балачагы, укырга керүләре, имтихан биргәндә булган кызыклы хәлләре, соңрак эшкә урнашуы һәм гыйлем иясе булырга хыяллануы турында ул тәфсилләп һәм яшьләргә аңлаешлы телдә сөйләде.

«Гыйлем иясенә акыл һәм баш эшләү генә җитми, утырып эшли белергә дә кирәк» дип, Фәйзелхак әфәнде Ислаев берничә кабат искәртте.

«Яхшы генеалогия — бер машина бәясе»

«Мин һәм минем шәҗәрәм» китабының авторы буларак, ул бу китапның язылу тарихы белән дә таныштырды:

«Хәзер безнең нәсел шәҗәрәсе 11 буыннан тора. Әмма оныклар, балалар тарих белән кызыксынмый, нәсел турында да уйламый. Сөйләп-сөйләп карыйм, алар, берни дә кирәкми, дип җавап бирә.

Шуннан соң укытучылар белән сөйләшә башладым, балалар белән эшләргә кирәк бит, дим. Алар: «Безнең китап юк», диләр. Шуннан, мин: «Ярый, булмаса язып бирәм мин сезгә китап», дидем.

Бер елдан артык тырыштым, китап яздым. Аның русчасы чыкты — «Я и моя родословная» дип атала. Татарчасы инде 3 елдан артык нәшриятта ята...» ди Фәйзелхак әфәнде.

Фәйзелхак әфәнде кызып сөйләде​​

Яшьләргә ул шәҗәрә төзүдә үз киңәшләрен дә җиткерде:

«Архивка кермичә дә 5 буынны табарга була, әти-әни, әби-бабаларыгыз бу эштә ярдәм итәр. Ә менә 6-7 буыннарны эзләргә кирәк булуы бар. Бу эштә ЗАГСка мөрәҗәгать итегез. Ул бик кыйммәткә төшми.

Интернет аша да архивлардан табарга, электрон адрес белән мөрәҗәгать итәргә була. Аннары, халык санын алу кәгазьләреннән эзләргә мөмкин. Алар аша XVII гасырга кадәр булган мәгълүматны табарга була», дип аңлатты Фәйзелхак Ислаев.

Яхшы генеалогия бер машина бәясе торырга мөмкин икән. Фәйзелхак әфәнде нәсел-нәсепнең очына чыгу тизлеге дә акчага бәйле булуын искәртте.

«Бабаларыбызның көрәше — горурлык»

Очрашуда Хәтер көне — Казанны алуга багышланган матәм көне турында да сүз барды.

«Бабаларыбызның баш күтәреп сугышулары, бирешмичә көрәшүләре белән горурланабыз. Ә менә Уфада бабаларының баш июе белән горурланалар. Алар татарлар кебек кан коймыйча гына бирелгән», диде Фәйзелхак әфәнде.

«Керәшен этнонимын кертергә кирәк...»

Яшьләрнең берсе Фәйзелхак әфәнденең керәшеннәргә карата мөнәсәбәте белән дә кызыксынды. Кунак кеше исә болай җавап бирде:

«Әгәр керәшеннәрнең милли үзаңы формалашкан икән, яңа Керәшен этнонимы кертергә кирәк», диде Фәйзелхак Ислаев.

«Алтын Урданың чын исеме — Алтын Урта»

Очрашуда Алтын Урда турында да сүз күтәрелде. Фәйзелхак әфәнде:

«Алтын Урданың беренче исеме — Алтын Урта булган. Төрки бабаларыбыз, дөнья зур, ә уртада — Сарай, алтын тәхет, Алтын Урта дип күзаллаган. Бәлки урта гасырларда Урта сүзен Урда дип әйткәннәрдер», дип белдерде.

«Башкорт — милләтме ул?»

«Башкортларны аерым милләт дип уйлыйсызмы?» дигән сорау да яңгырады. Фәйзелхак әфәнде болай дип җавап бирде:

«Башкортларның үз милләте бар. Аларга: «Сез — дөрес сөйләшми торган татар», дип бәйләнергә ярамый. Алар — чын милләт кенә түгел, ә татарны башкорт итә торган, димәк көчле милләт.

Анда яшәүче безнең зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле мишәрләребез башкорт булып языла! Мин моңа ышанмаган идем, югыйсә, мишәрләр бит — татарның асылы. Ә юк, язылалар икән!» диде Фәйзелхак Ислаев.

Яшьләр Фәйзелхак әфәндегә истәлекле китап тапшырды​​.

«Яшьләргә фикерләү җитми»

Очрашу ахырында ул мөселман яшьләрен Коръәнне генә түгел, чит телләрне дә өйрәнергә чакырды. Үзенең инглиз телен белмәве сәбәпле, галимнәр белән аралашканда кыенлыклар тууын мисал итеп китерде.

«Иң беренче чиратта, туган телеңне белергә, башка милләт вәкилләренә — Татарстанда яшәгәч, татар телен дә өйрәнергә кирәк. Телен белми торып, халыкны аңлап булмый.

Тарих, социология, фәлсәфә фәннәрен укыгыз. Әмма укырга гына түгел, ә уйланырга да кирәк. Кызганыч, хәзерге яшьләр уйларга яратмый. Алар карый гына.

Интернетта карарга өйрәнәләр, ә фикерләре эшләми. Фикер китап укыганда, уйланганда, укыганда язгалап барган вакытта гына эшли. Бу бәлки элеккечәдер дә, әмма мин шулай укыдым. Һәм моның шулай булуына инандым», диде Фәйзелхак Ислаев.

Яшьләр очрашудан канәгать калды. Кунакка «Алтын урта»ның проектлар мәктәбеннән соң дөнья күргән китапчыгын бүләк иттеләр, киләчәктә элемтәдә торырга, тарихи кичәләр үткәрергә килештеләр дип хәбәр итә "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе