Универсиада бөек вакыйга булыр дип көтелә

2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага һәр кызыксынган кеше үзенчә әзерләнәдер. Бу вакыйганы Казанның меңъеллыгын билгеләп үтү белән чагыштырырга булыр иде.

БӘЙЛЕ
2011 Окт 17

2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага һәр кызыксынган кеше үзенчә әзерләнәдер. Бу вакыйганы Казанның меңъеллыгын билгеләп үтү белән чагыштырырга булыр иде. Һәм ул, үз чиратында, бик күп туристларны җәлеп итәр, дип көтелә. Шәһәребезнең күпләрне кабул итә алачагы да мәгълүм.

Универсиада — бөек спорт вакыйгасы

Универсиада 1923 елдан бирле үткәрелеп килә. Үзенең мөһимлеге белән ул Олимпия уеннарыннан соң беренчелекне били. Чөнки анда Олимпия уеннарында кебек иң әһәмиятле 13 уен булачак. Әмма Олимпия уеннарының Универсиададан бер аермасы — анда 17дән 28 яшькә хәтле студентлар катнаша. Универсиада елына ике тапкыр үткәрелә. Һәм җәйге һәм кышкы төрләргә бүлеп йөртелә.

Универсиадага әзерлек башлануның тарихы

Студентларның Халыкара җәйге уеннарын оештыру идеясе 2004/05 елларда барлыкка килде. Беренче тапкыр аны ул чакта республика яшьләренең спорт һәм туризм эшләре министрлыгын җитәкләүче, Рәсәйдәге Олимпия комитетының башкарма директоры Марат Бариев игълан итте.

2006 елның 30 июлендә 2013 елны җәйге Универсиада үткәрелү өчен гариза язылды. 2008 елда Казан икенче тапкыр Халыкара студентлар федерациясенең башкарма комитетына кабат гариза язды. Гариза кабул итүне хәзерге президент Р. Миңнеханов җитәкләгән иде. Шул ук елның май уртасында Халыкара студентлар федерациясенең баш комитеты делегатлары Рәсәйгә килә. Аларны Д. Медведев каршылый. 16 май көнендә делегатлар Казанда була, җөмһүриятебез белән таныша. Һәм: «Рәсәй президенты, Татарстан җитәкчеләре 2013 елда Казанда Универсиада үтүне хуплавы бик мөһим күренеш. Сезнең шәһәрегездән бары уңай тәэсирләр генә калды», — дип билгеләп үтә баш комитетның вице-президенты Стефан Берг. 9 май Җиңү көнендә Казанда марафон узган була. 4000 чакрымга сузылган арада Татарстан спортчылары 22 шәһәр аша факел алып бара. Алар Россия һәм Европа халыкларыннан Казанның конкурста катнашуын хуплый торган имзалар җыя. Эстафета 29 майда Брюссельдә тәмамлана.

Казан һәм гомумән Рәсәй өчен Универсиада нинди әһәмияткә ия соң?

1995 елдан башлап, Рәсәй спортчылары күп санлы медальләргә ия булды. Бу вакыт аралыгында 600ләп медаль яуланган. Әлбәттә, моны Универсиада өчен рекорд дип булмый. Шулай да бик яхшы күрсәткеч икәнлеге аңлашыла. 2007 елны Универсиада вакытында Таиланд, Банкогк башкалаларында 16 татарстанлының катнашып, бер көмеш, бер бронза медаль яулаган иделәр.

Универсиада өчен районнар сайлау

Универсиадага әзерлекнең иң мөһим өлеше ул — спорт объектларына яраклы урын сайлау. Казанда 64 спорт объекты төзелүе исәпкә алынган иде. Моның өчен бюджеттан 604 миллион евро акча бүлеп бирелгән. Нигездә спорт объектлары Казанның 5 районында нигезләнәчәк. Җиңү проспекты, Оренбург тракты, Яңа Савиново районы, Казан үзәге, Елга аръягы районы. Спорт объектларының күпчелеге шәһәр үзәгендә булачак. Шәһәрнең бу районнырында яңа юллар төзеләчәк. Иң яхшысы метроның зур киңлекләр алуы. Универсиада өчен төзелгән бар объектлар да соңрак шәһәр югары уку йортларына тапшырылачак.

Универсиада Авылында ниләр булачак?

Универсиада Авылының гомуми мәйданы 43600 кв.м. Монда мәгълүмат үзәге, күңел ачу комплексы, дин бүлмәсе, спортсменнарның туклану урыны, матбугат үзәге һәм концерт залы урын алачак. Универсиада Авылы янәшәсендә тантана мәйданы, флаглар аллеясы һәм куркынычсызлык штабы урнашачак. Бирегә барлыгы 13500 кеше сыя. Студентларны урнаштыру шәһәр югары уку йортлары үтенече белән бара. 2010 елның 1 ноябренә Универсиада Авылына 36 илдән килгән 25833 студент яши.

2013 елда узакчак Универсиаданың туристлык аспекты

Һичшиксез, 2013 елда шәһәргә бик күп туристлар агылачак. Ә Казан бу кадәр халыкны кабул итәргә әзерме? Әлбәттә. Инде күп санлы кунакханәләр төзелгән. Һәм уңайлы шартлар да тудырылган. Хакимиятебез туристларны урнаштыруны үз өстенә ала. Барлык ярымишелгән биналар 2013 елга сүтелеп бетмәсә дә, алар туристларга искелекне күрсәтмәс.

Шуны да билгеләп үтәсе килә: туристларны иң беренче каршы алып, кабул итү вазифасын «Казан» аэропорты башкарачак. Инвесторлар аны төзекләндерү өчен 400 млн. доллор бүлеп биргән. Шуннан аэропорт 2000 туристтан да күбрәк кешене кабул итә алачак һәм танымаслык дәрәҗәдә уңай якка үзгәрешләр кичерәчәк.

2013 елны Казанда үтәчәк Универсиаданың билгесе

Аның рәсми символы — «Юни», ягъни республика гербында урнашкан Барсның энекәше. Аны символ итеп быел сайладылар.

2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага карата әйтелгән сүзләр

М. Шәймиев: «Без Рәсәй җитәкчелегенең Универсиада Казанда үтүенә рөхсәт бирүләре өчен бик тә рәхмәтле. Һичшиксез, без федераль үзәк ярдәме белән студентлар уенын югары дәрәҗәдә оештырырбыз. Бу Татарстан һәм Рәсәй тарихында бер истәлекле вакыйга булыр. Универсиада үткәрү — бөек миссия һәм зур җаваплылык.»

И. Метшин: «Элек абитуриентлар Мәскәү югары уку йортларына агыла иде. Хәзер, киресенчә, безнең шәһәр бик күпләрне җәлеп итәчәк.»

Д. Медведев: «Мин җәйге Универсиада 2013 нең Казанда үткәреләчәгенә чиксез шатмын.Спорт өлкәсендә уңышка ирешү дәүләт эшчәнлеге өчен дә өстенлек.»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе