14 октябрьдә уздырылган Корылтайда БТИҮнең җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт рәислек итсә, Хәтер көнендә исә мондый мөмкинлек яшьләргә, ягъни «Азатлык» берлеге әһелләренә бирелде. Шунысы әһәмиятле: Наил Нәбиуллин җитәкчелегендәге «Азатлык» яшьләре берлеге вәкилләре үзләре өстенә төшкән зур җаваплылыкны лаеклы рәвештә башкарып чыктылар.
Казанның Ирек мәйданында чыгыш ясаучылар күп булды. Анда татар халкы язмышына битараф булмаган Ренат Хафиз сыман чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребезгә дә, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова кебек Татарстанның танылган сәясәтчеләренә дә сүз бирелде. Тик анда нигәдер язучы Зәки Зәйнуллинга гына сүз бирелмәде. Ахырдан мин үзем хөрмәт иткән Зәки абый Зәйнуллинга ни өчен сүз бирелмәвен дә аңладым сыман.
Хәтер көнендә катнашу — безнең изге бурычыбыз!
Дөресен әйткәндә, 1552 елда Казанны урысларга бирмәү өчен җаннарын фида кылган бабаларыбызны искә алып, Хәтер көне матәмендә катнашу йөрәгендә татарлык рухы сүнмәгән һәр кешенең изге бурычы. Тик моны күпләр әле бүген дә аңлап бетерми, чөнки бу митингка чыгучылар елдан-ел кими бара. Фәкать анда соңгы вакытларда «Азатлык» яшьләренең катнашуы гына күпмедер дәрәҗәдә өмет бирә. Кызганыч, күп татарлар бүгенге көндә 1552 елда булган фаҗигале хәлләрдән хәбәрдар түгел. Бу хакта бернинди пропаганда алып барылмый, матбугатта язылмый. Шулай булгач, кеше аның турында каян белсен ди.
Әйе, бу көнне милли хадимнәребез «Азатлык! Азатлык! Аллаһу әкбәр! Ләә иләһә иллаллаһ! Татарлар, алга!» — дигән шигарьләр әйтеп, Казанның Ирек мәйданыннан — Пушкин урамына, аннары Тукай мәйданына үттеләр һәм Островский аша Кремль урамына чыктылар. Алар аннары Казанны Явыз Иван солдатларыннан саклап шәһит киткән бабаларыбызга һәйкәл салынасы урында, аларның изге рухына багышлап, Чаллыдан килгән Каюм хәзрәт Исмәгыйлев җитәкчелегендә дога кылдылар. Соңрак Кремльгә менеп, Сөембикә манарасы янына килгәч,Түбән Вартадан килгән Артур хәзрәт җитәкчелегендә данлы вә шанлы бабаларыбыз рухына дога кылдылар.
Өстәп шунысын әйтим: безне һәркайда милиция машиналары һәм хезмәткәрләре озатып йөрде. Казанда зур йортлар саучы төрек кардәшләребез, аларның яныннан узганда, безне хуплап, үзләренең сәламнәрен, җылы карашларын белдерде. Җылы караш димәктән, Америкада яшәүче күренекле милләттәшебез Вил Мирзаянов Казанда үткәрелгән Корылтай һәм Хәтер көне турында ишеткән икән. Ул шулай ук безгә үзенең рәхмәтләрен юллаган.
Милли хәрәкәттә Зәки абый Зәйнуллинга да урын булырга тиеш
Менә өйлә намазы да килеп җитте. Без, берничә мөселман, намаз укырга «Кол Шәриф» мәчетенә барырбыз инде дип сөйләшеп торганда, сүзебезне күренекле язучы, элекке елларда милли хәрәкәтнең башында торган Зәки ага Зәйнуллин ишетеп торган икән. «Егетләр, беләсезме, мин ни өчен мәчеткә йөрмим хәзер?» — дип башлады ул сүзен. Мондый кәлимәләргә, билгеле, һәркайсыбызның колагы тырпайды. Чынлап та сөйләү куәсе зур, тавышы көр һәм көчле Зәки абыйның. Тик ни өчен әле митингта аның чыгышы яңгырамады? «Мине Татар иҗтимагый үзәгенең җыелышларына да чакырмыйлар, сүз дә бирмиләр хәзер»,-дип шаккатырды Зәки абый. Ничек инде алай?! Дөрес, холкы пырдымсыз, турыдан әйтә торган гадәте бар. Ә бездә турысын әйткән туганыңа да ярамый. Әмма моңа карап кына аны милли хәрәкәттән читләштерергә һич ярамый, минемчә. Митингта да аның көчле тавышы, батырып әйткән чыгышы җитмәде сыман. Динчеләргә дә үпкәсе бар Зәки абыйның. «Ни өчен бүген Диния нәзарәтеннән беркем дә юк?»-дигән сорау бирде ул безгә. Әлбәттә, без бу сорауга җавап бирә алмадык. Әйе, 14 октябрьдәге Корылтайда дин белән милли мәсьәләләрне бергәләп үреп бару турында шактый сүз булды. Ник дигәндә, ислам динен милләтебездән, милләтне динебездән аерып карау мөмкин түгел. БТИҮнең хәзерге җитәкчеләре менә шушы хакыйкатьне аңлау югарылыгына ирешкәннәр. Бу исә Аллаһының рәхмәте, нигъмәте дип саныйм мин моны. «Бүгенге көндә ил белән ФСБ җитәкчелек итә, егетләр. Минем урысларга куелган һәйкәл янына барып, чыгыш ясыйсым, аны алдыру тәкъдимен кертәсем килгән иде, әмма минем фикергә колак салмадылар, митингта сүз дә бирмәделәр. Каһарман татар сугышчыларына һәйкәл юк икән, нигә ул әле урысларга булырга тиеш?»- диде Зәки абый, ачынып. Хаклык бар аның сүзләрендә. Кеше хокуклары сакланмаган империяләр иртәме, соңмы, барыбер таркалганнар. .Кыскасы, минем әйтәсе килгән фикерем шул: милли хәрәкәттә Зәки абый Зәйнуллинга да урын булырга тиеш дип саныйм.
Хаҗип ӘХМӘТША