2011 Окт 11
«Үлем ике каш арасында гына,» — дип белми әйтмәгән борынгылар. Дус кызым белән булган хәл мине дә уйланырга мәҗбүр итте. Ул кичне без очрашырга тиеш идек. «Менә бер ярты сәгатьтән булам», — диде ул елмаеп. Бу мизгелдә үзе дә ун минуттан ни булачагын күз алдына да китерми иде. Мин аңа сәгать дәвамында шылтыраттым. Әмма дустым инде телефонын күтәрмәде. Берара үпкәләп тә куйдым. «Кем инде шулай шаяра? Очрашасы килмәгән булса әйтсен иде баштан ук. Мин дә килеп йөрмәгән булыр идем», — дип тузындым. Әмма яшен тизлегендә башымнан йөгереп узган уй ачуымны тыярга мәҗбүр итте. Бәлки аңа бер-бер хәл булгандыр? Шикләрем ялган булып чыкмады. Ике сәгать дәвамында дустымны көткән бинадан чыгып тукталышка киттем. Ерак та түгел бер җиңел машина белән «Газель» бәрелешкән. Әмма бу хәлне күргәч ничектер онытылып киттем. Яңадан дус кызымның киләм дип тә килми калып мине озак көттерүе исемә төште. Шуңа да башка шылтыратып торуны кирәк дип тапмадым. Ярый, димәк җитди сәбәпләре килеп чыккан. Ә мине кисәтергә өлгерми калган, дип уйладым. Ул җитди сәбәп дигәннәре юл һәлакәтенә очрау булганын икенче көнне генә белдем. Шул ук көнне мин дустымның нәкъ мин күргән машинада булуын һәм чак кына гомере өзелми калуын аңладым. Үзем дә гаҗәпләнеп калдым. Нәкъ машиналар бәрелешкән вакытта минем күңелгә шундый уй килде. Әмма мин бу вакытта бинада булу сәбәпле бер нәрсә дә кыла алмадым. Икенче көнне төштән соң мин дустым белән сөйләшү бәхетенә ирештем. Ул кулын һәм аягын сындырган һәм башын бик нык бәрү нәтиҗәсендә авырлыклар кичергән иде. Әмма эш анда гына түгел. Берничә көннән дустымның хәлен белергә янына бардым. Ул бик нык үзгәргән. Физик яктан гына түгел. Кул-аяклары сыну һәм башында яра хасил булу өстенә мин анда башка үзгәрешләр дә тойдым. «Мин үлем белән күзгә-күз очаштым», — диде ул күз карашын бер ноктага гына төбәп. «Бу коточкыч икән. Мөгаен моны үзе кичергән кеше генә күз алдына китерә алыр. Нәкъ бәрелеш вакытында мин берни дә тоймадым. Курку, гомерем өчен борчылу, үземне сакларга тырышу да күзәтелмәде миндә. Аңымны югалттым. Яныма ниндидер дүрт кеше килеп басты. Берсе исемемне һәм телефон номерымны сорый башлады. Ләкин мин аларның йөзен күрмәдем. Бу халәттә мин кырык минут булганмын. Аңыма килгәндә янымда әтием белән әнием елап утыра. Ни гаҗәп: исемемне дә, телефон номерымны да сораучы булмаган. Аңсыз яткан кешедән нинди мәгълүмат алып булсын ди инде? Шунсы бар: бу юл һәлакәте минем тормышымны үзгәртте. Мин уйлана башладым. Адәм баласы бу дөньяда яшәгәндә үлем турында да, үлемнән соң ни буласы хакында да фикерләми. Ул бу гамәлнең кирәклеген тапмый. Мәңге яшим, дип уйлап хаталана. Ләкин, кызганычка, биш минуттан соң ни булачагын да белмәгән кеше язмыш алдында көчсез. Ә үлем адәм баласыннан ерак йөрми. Менә мин иртән зур хыялларга бирелеп, планнар корып өйдән чыгып киткән кеше. Ә төштән соң инде аяк-кулларымны сындырып берни эшли алмыйча өйдә ятам» — диде ул яшьле күзләрен сөртеп.
Мондый хәлләр һәр көн саен күзәтелә. Чат саен бәрелешеп торган машиналарга да ияләшеп барабыз бугай. Күпме кешенең гомере өзелә. Ә кайберәүләргә шундый авыр сынаулардан соң яңадан гомер бүләк ителә. Тик күпләр фикерләми, яшәү мәгънәсен аңламый.
Айсылу Юлдашева.
"Серемне сиңа чишәм" газетыннан.