Бакчабызның берникадәр искерә башлаган коймасының урам ягына утырткан наратларымның, электр чыбыкларына җитәрдәй булып бөдрәләнеп үсеп китүләренә ниндидер эчке горурлык катыш канәгатьлек хисләре дәрьясында салмак кына йөзсәм дә, аякларым һичбер вакыт бетми торган бакчачылык эшләрен башкарырга ашкына.
Көтмәгәндә, узган җәй урып, өеп калдырган чүп үләннәре өеменә күзем төште дә, туктап калдым. Әстәгъфируллаһ! Нишләп ул үсемлек ташландыкларын үз вакытында компост базына илтеп салмадым икән? Аның тирәсендә инде яшел үләннәр үсеп, төрле төстәге чәчәкләр дә күренгәли башлаган бит. Ә ул чүмәлә коңгырт сары төскә кереп, тирә-юньдәге матурлыкка ниндидер үзгә сагыш чыклары сипкәләп утырган төсле тоела...
Тиз генә барып, сарайга сөяп куелган сәнәгемне алдым да, ялтырап торган җәпләрендә җәйге кояш нурларын уйнатып, чүп әвене янына килдем. Яртылаш чамасы өлешенә җайлап кына сәнәгемне батырып. Кипкән чүп үләннәрен яндыра торган учак янына илтеп салыйм дисәм, коралым кулымнан төшеп үк китә язды, чөнки бер кечкенә генә җәнлек чүмәлә астыннан атылып чыгып. Үләннәр арасына ташланды. Ә түбәсез калган өемнең кыл уртасында, карлыгач оясыдай пөхтә һәм йомшак итеп төзелгән йомры «йорт» эчендә зәңгәрсу соры төстәге билгесез «тере йомгаклар» кыймылдый сыман. Алар бер-берсен матур итеп кочаклап, араларына җил дә кермәслек итеп сырышып ятканнар. Яшәү урыннары нәкъ үзләре генә сыярлык һәм диварларына йомшак итеп әниләренең «мамык шәле» түшәлгән...
Шулай, нинди гамәл кылганымны, шундый камил төзелгән торакка көтелмәгән тупаслык белән тыкшынып, искиткеч табигый җайлашуда яшәп яткан җан ияләренә кичерелмәслек комачаулык китергәнемә хәйран булып, сәнәгемнең сабына таянып торганда әниләре яшен тизлегендә каяндыр килеп чыгып, бәбиләре тирәсен бер әйләнде дә, минем килбәтсез күләгәмне күреп, тагын үләннәр арасына кереп югалды.
Мин нишләргә дә, ничек үземнең кылган хатамны төзәтергә дә белмичә, бераз басып тордым да...теге гүзәл «тере йомгаклар» ны борчымаска тырышып, ике кулым белән аларны йортлары-ние илә күтәрдем дә, юлдан читтәрәк булган куе үләннәр арасына ипләп кенә утыртып кыйдым. Йорт эчендәге әле күзләре дә ачылып бетмәгән нәниләр артык ризасызлык күрсәтмәделәр кебек, чөнки көн җылы, кояшлы, яңа урындагы үлән һәм чәчәкләрдән хуш исләр генә бөркелә...
Мин сабыйларның туып үсә генә башлаган урыннарына кабат килдем. Минем галуш кигән, йон оекбашлы аякларыма баса-баса, шундый килбәтсез зур кешедән бер тамчы да курыкмыйча, тычкан бәбиләренең әнисе тагын килеп чыгып, аларның әле генә җимереп, күчереп куелган йорт нигезләре тирәсендә үрсәләнеп әйләнергә кереште. Мин аңа бәбиләренең исән икәнлеген белдерергә тырышсам да, моннан барыбер файда чыкмады.
Әни тычкан югалган бәбиләрен эзләп өзгәләнүдән арыдымы, әллә минем аптыраш тулы, бер генә юньле карарга да килә алмаган күз карашларымнан туепмы, кабат үләннәр арасыннан урап килергә булды, ахрысы. Ә мин шуннан файдаланып, сабыйларның йорт нигезләре тирәсендәге мамык һәм үлән кисәкләрен алып, тычкан бәбиләренең яңа урыннарына чаклы сипкәләп чыктым. Өметем: әниләре шул мамык кисәкләреннән бәбиләренең исен сизеп, алар янына барыр да, шунда бергәләп яшәүләрен дәвам итәрләр, имеш...
Юк! Әниләре мин әзерләгән сукмакка борылып та карамыйча, йорт нигезенә кайтып, кабат бөтерелә башлады.
Мин үземнең Аллаһ бар кылган мәхлуклар тормышы-яшәеше турындагы белемнәремнең никадәрле сай икәнлеген аңлаган хәлдә һәм ясаган хаталарымны беркадәре төзәтеп карау нияте белән тычкан ананың йортын, балалары белән бергә, кабат элекке урынына кайтарып куярга булдым. Ниятемне тулысынча тормышка ашырырга да өлгермәдем, тычкан-ана каяндыр атылып чыкты да, минем кулга баса-баса, балалары янына ташланды. Ул йорты тирәсеннән бер тапкыр әйләнеп чыгып, бәбиләрен санагандай итте дә, иң кырыйдагысын эләктереп алып, җилкәсенә салды, аннары бакча ягына ыргылды. Бераздан тагын килеп җитте, чираттагы бәбиен эләктереп, миңа борылып та карамыйча, койма астына кереп югалды...
Ниндидер борчулы, таныш тавыш колак яфракларыма кагылуга, сискәнеп киттем: «Ай-һай! Ул бит балаларын сарай эченә ташый. Андагы базда кышка саклап тотыла торган ризык — кишер, бәрәңге, чөгендер салынган!»
Тик нинди кишер, чөгендер ди ул?! Иң мөһиме — хәзер дөньяның матурлыгын, киңлеген, әле күзләре дә ачылып бетмәү сәбәпле, бер тапкыр да күрмәгән гүзәл җан ияләрен кокару бит! Ана тычкан соңгы бәбиен җилкәсендә алып киткәч, тагын килеп, йорт нигезен бер кат әйләнеп чыкты да, койрыгын горур болгап, җиңүчеләр сыйфатында йөгереп, сарай ягына китеп югалды.
Ә мин дулкынлануымнан шабыр тиргә батып, сәнәк сабымның лыч су булганын да сизмичә, тагын бераз басып тордым да, көне буена түтәл казыгач кына була торган халәтемдә, бакча өенең күтәрмәсенә барып утырдым.
Йа Раббым, мин борчу китергән җан ияләренең гаиләсенә яңа, җылы урыннар насыйп ит!
Бу батыр анага үзенең бәбиләрен яхшы балалар итеп тәрбияләп үстерергә ярдәмеңне сал! Ялгышлык белән аларның яшәү рәвешенә тыкшынуым, комачаулык һәм хәсрәт керткәнем өчен мине гафулардан кыл! Әмин!
Нәкъ менә шушы урында нокта яисә күп нокталар куеп кына батыр ана һәм аның балалары турындагы хикәятемне тәмамлыйсы гына иде дә, юк шул. Көтмәгәндә чал Иделебезнең ике ярындагы биләмәләрен үз эченә алган ике күперле шәһәрдә булган аналарга һәм бәбиләргә кагылышлы бер вакыйга җәйге кичтәге аҗаган кебек, хис-тойгыларымны яктыртып җибәрде дә, хикәятемә тагын берничә юл өстәсәм дә, кайбер яшь аналарыбыз рәнҗемәс әле дигән фикер ныгыды...
Тормыш сукмакларымның бер чаты мине ошбу каланың ятим балалар вакытлыча тәрбияләнә торган йортына алып килгән иде. Төрле яшьтә әти-әнисез калган сабыйлар балалар йортына озатылганчы, берникадәр вакыт биредә яшиләр. Бер пот чамасы кәгазьләргә дистәләгән имзалар җыйганнан соң, биш яшьек бер сабыйны үз канатым астына алырга исәбем бар иде.
Менә балалар парлы-парлы җитәкләшеп, ашханәдән чыгып килә. Кардәш сабыем мине күргәч, йөгереп яныма ташланды. Аны кочаклап алып, кулларыма күтәрдем. Аның янындагы бер малай безнең тирәдә тукталып калды да, сагыш тулы күзләрен миңа төбәп, русчалатып: «Дядя, меня тоже обними и возьми на руки».-димәсенме?!.Мин шул чагында ни әйтергә дә белмичә коелып төштем. Иелеп сабыйны кочакладым да, кулларыма күтәрдем. Ул иркәләнеп, борынын колакларыма терәде, муенымнан кысып кочаклады. Бу сабый 5-6 яшьләрендә булса да, бик җиңел. Шул ук вакытта тәннәре җылы һәм кайнар иде...
«Как тебя зовут?»-дип сорадым аңардан. Ул: «Витя»,-диде дә, минем күзләремә кабаттан тутырып карады, аннары иптәшләре артыннан йөгерде. Мин тыңкышланган борыным аркасында үзгәргән тавышым белән: «Бәхетле бул. Зур үс!»-дип пышылдап, аны дымланган күзләрем белән озатып калдым.
И-и-х сабыйлар!..И-и-х бәбиләр!..Сезнең бит барыгызның да әниләрегез исән, әтиләрегез дә бар...Ләкин алар бозык юлга басып, хәмер диңгезенә батып, хокук органнары тарафыннан аналык вә аталык хокукларыннан азат ителгәннәр! Ә бит нәнүсләргә ата-ана назы, аларның йөрәк җылысы, мәхәббәт тулы сөекле карашы кирәк. Иркәли торган җылы кулларга бик мохтаҗ бит ул нәниләр...
...Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы:
Бәйлисе бар йөрәкне...
Бүгенге ятим сабыйлар балигълык халәтенә ирешкәч, күренекле шагыйребез Хәсән Туфанның шушы җан өзгеч шигъри юлларын кабатламас дип кем әйтә алыр соң?..
Йа Раббым! Җәмгыятебезне, бигрәк тә яшьләребезне, булачак әниләребез белән бүгенге әниләребезне бозыклык юлыннан Үзеңнең тугры юлыңа күндер! Һәрбер ата-анага, нәфесләрен тыеп, хәрам белән хәләлне аерып, хак белән нахак арасын белеп, үз бәбиләрен үзләре тәрбияләп, җәмгыятебезне төзек хәлдә саклауны насыйп әйләсәң иде. Әмин!
Мәгариф РАЯНОВ