- Кайда ул?! — дип ярсу катыш шашынып кычкырды Марина, — Кайда минем улым, җанкисәгем?!
- Мин аны тәрәзәдән атып бәрдем, — дип берничә тапкыр кабатлады биш яшьлек Оля. — Әнием, син минем белән генә уйнарга тиеш.
Бу чын хөкем иде. Әле бит гаиләләренә куаныч, бәхет алып килгән улы — нарасые туганга бер атна вакыт та үтмәде. Бу вакыйга ире Славик өчен көтелгән бәхет иде.
«Нәрсә соң бу? Нигә? Ни өчен?» — дигән уйлар Маринаның баш миен бораулап узды. «Нишләргә инде хәзер? Ничек алга таба яшәргә?»
Ул инде берничә тапкыр аска төшеп, тәрәзә тирәләрен карарга өлгерде, ләкин газиз улы бер кайда да юк иде. Әгәр ул дүртенче каттан егылып төшкән булса, һичшиксез, асфальтка бәрелеп һәлак булыр иде. Әмма бала бер җирдә дә юк. Күршеләр дә, эскәмиядә утыручылар да берни дә күрмәгән. Бары иңнәрен селкетеп, берни белмәүләре хакында гына әйттеләр.
Нәрсә булган соң? — дип үз-үзенә сораулар яудырды Марина. Ул бит фатирыннан бары берничә минутка гына чыккан иде. Йортның беренче катында булган кибеткә генә төшеп менде югыйсә. Кайтып керсә, сабые урынында юк. Куркуын арттырып, олы кызы, мин аны тәрәзәдән аттым, дип тәкрарлый. Нигә? Бәлки ул үзенә күбрәк игътибар бирүләрен теләгәндер? Әйе, әлбәттә, бу хак. Тик хәзер ни эшләмәк кирәк?
Ни рәвештә бу хакта иренә хәбәр итәр ул? Бәхетеннән күкнең җиденче катында булган Вячеслав бу кайгыны күтәрә алмас.
Хатын кыска гына гаилә тормышының мизгелләрен күз алдыннан уздырды. Менә алар Вячеслав белән таныштылар, егет аңа тәкъдим ясады, туй уйнадылар, кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагыннан атлап киттеләр. Ире бит алты ел гомер итеп, бер генә тапкыр да сөеклесенә тавыш та күтәрмәде. Беренче сабыйлары Оля дөньяга килде, ә аннары ир бала тапты Марина. Нәрсә инде бу ахыр чикме әллә?
- Раббым! Ярдәм ит! — дип үз-үзен белештермичә кычкыра башлады ул. Әгәр белгән булсаммы, бер генә минутка да улымны калдырмаган булыр идем, дип үзен бимазалады.
Кинәт колагына сабый елаган тавыш ишетелде. Маринаны ток суккандай булды. Нәрсә бу? Аңа ишетелде генәме соң? Юк, елау авазы тагын кабатланды. Тавыш каяндыр урамнан килә иде.
Ана тәрәзәгә йөгереп килде. Бер берләрен бүлдереә-бүлдерә нәрсәдер гәпләшүче күршеләреннән башка берни күрмәде ул.
Елау тагын кабатланды. Марина тәрәзәдән урамга карады да, өченче катта яшәүчеләрнең киптерергә дип куйган юрган тышлыгы эчендә ятучы сабыен күреп алды. Бала могҗиза белән шунда эләгеп калып, талгын җилдә тирбәлеп йоклаганын аңлады.
- Рәхмәт, Раббым! — дип бер елады, бер көлде ана.
Менә шундый вакыйгага тарыды бер танышым. Бу хәл бары ярты сәгатькә генә сузылды, ә сабак булып гомер буена бара ала. Кадерле ата-аналар, үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!
Мәликә Гыйльметдинова.
Русчадан Айсылу Юлдашева тәрҗемәсе.