Башкорт кардәшләр салкынча көндә Казанга җылылык алып килделәр

Узган атнаның иң күренекле вакыйгаларының берсе ул Татарстанга берничә көнлек рәсми визит белән, дөресрәге, Башкортстан мәдәнияте кысаларында, Президент Рөстәм

БӘЙЛЕ
2011 Сен 26
71,35 Kb

Узган атнаның иң күренекле вакыйгаларының берсе ул Татарстанга берничә көнлек рәсми визит белән, дөресрәге, Башкортстан мәдәнияте кысаларында, Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге мәртәбәле делегациянең килүе булгандыр, мөгаен.

Шәхсән үзем Башкортстанның танылган артислары Фәридә Кудашева, Фидан Гаффаров һәм башкаларның моңлы җырларын тыңлап үскәнгәме, хөөрмәтем зур бу халыкка. Шулай ук ут күршеләребезнең курай аһәңләре күңелемә хуш килә.

Кыскасы, мин 22 сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры каршында ике республика Илбашы белән очрашуга рәхәтлек хисләре кичереп бардым.

Дөресен әйтим, бу тарихи вакыйга бик җылы шартларда узды. Бу көнне мин: «Әллә кайчан шулай кирәк иде!»-дип куанып йөрдем. Кайсы якның гаебе белән икәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм, әмма элек безнең мөнәсәбәтләр шактый киеренке булды. Хәер, хәзер инде бу артык мөһим дә түгелдер бәлки. Бүгенге көнебезнең якты булуы һәм күп нәрсәләргә өмет бирүе җанны җылытты.

Бу урында Татарстанга терәлеп торган күршеләребезнең бераз тарихына кагылып узу да 68,87 Kbкомачауламас дип уйлыйм. 2010 елда халык санын алгандагы мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Башкортстанда 4 миллионнан артык кеше яши. 2002 елдагы күрсәткечләргә күз салсак, биредә руслар барлык халыкның 36 %ын тәшкил итеп, беренче урынны били, башкортлар — икенчедә (29 %), ә татарлар өченчегә төштеләр (24 %), аннары чувашлар һәм марилар (алар 2 шәр %тан бераз күбрәк).

Тарихи мәгълүматларга караганда, IX — XIII гасыр башында беренче башкорт кавеме берлеге барлыкка килә. X гасырда исә башкортлар арасында ислам дине тарала. 1219 — 1220 елларда Башкортстан җирләре Чыңгызхан империясенә керә. Казан руслар тарафыннан алынганнан соң (1552 ел), башкортлар үз теләкләре белән аларга кушылалар (2007 елда башкортлар Россиягә керүнең 450 еллыгын билгеләп уздылар).

Икътисад ягыннан Башкортстан шактый алга киткән республика булып санала. Әйтик, БРга автомобиль бензины җитештерүдә Россия күләмендә биштән бер өлеше туры килә. Боралаклар һәм троллейбуслар эшләп чыгаруда БР — өченче урында, ә автобулар җитештерүдә — бишенчедә. Биредә шулай ук нефть тә чыгарыла. 2010 елда анда 14 млннан күбрәк зәңгәр ягулык алынган. Ә бу исә аннан алдагы елга караганда 16 %ка диярлек артыграк. Башка уңышлары да күп башкорт кардәшләрнең.

Шул ук көнне опера һәм балет театры бинасында Башкортстан сәнгать осталарының концерты булды. Алар бу тамаша вакытында үзләрен хәтта без — татарлар, дип тә ычкындырдылар. Дөрестән дә, БР Мәдәнияте министрлыгының мәдәният бүлеге мөдире Илгиз Харисов һәм гармуннар ясау остасы Айрат Харисов (сез аны рәсемдә дә күрәсез, хәзер ул Казанда яшәячәк) белән әңгәмәләр вакытында саф татар телендә аңлаштык. Хәер, саф башкорт телендә сөйләшсәләр дә, без башкорт кардәшләребезне яхшы аңлар идек. Концерт вакытында да бу турыда без бер ата-ананың игезәк баласы дигән сүзләр әйтелде.

Казанга салкынча көндә җылылык алып килүче Башкортстан Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов 1954 елның 18 августында Кемеров өлкәсендә дөньяга килгән. 1971 елда ул Уфа урта мәктәбен тәмамлый. Рөстәм Зәки улы Бауман исемендәге МВТУда югары белем ала. Ул — техник фәннәр докторы, 100дән артык фәнни мәкаләләр авторы. 2010 елның 19 июлендә аңа БР Президенты дигән мәртәбәле вазифа йөкләнде.

Шунысы мөһим: узган елның (2010) 22 декабрендә Татарстан һәм Башкортстан җөмһүриятләре җитәкчеләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәрен уздыру — әнә шул килешүнең татлы җимеше дип аңларга кирәктер.

Мин М. Җәлил исемендәге театр бинасыннан өйгә кайтып барганда иң якын һәм кадерле туганымны күргәндәге кебек рәхәт хисләр кичердем. Фәкать концертның кыскарак булуы һәм аның күбрәк олы туганыбызга охшарга тырышып төзелүе генә бераз кәефне кырды. Әмма ул гына инде башкортларга карата булган уңай фикеремне үзгәртә алмады.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Автор фотолары


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе