Катнаш никах арта барган саен
«Урыс баҗай» үрчи шәбәрә,
Бездә генә бетә, юкка чыга
Гасырлардан килгән шәҗәрә.
Илдус Гыйләҗев.
Катнаш никахлар элек-электән үк булган. Җир шары дәүләтләргә бүленә башлагач, дәүләтара сугышлар күбәеп киткәч, җиңүчеләр җиңелгән илнең меңләгән егетләрен һәм кызларын коллыкка алып кайта торган булган. Мондый хәлләр бигрәк тә Александр Македонский җитәкләгән яуларның нәтиҗәләреннән күренә.
Тарихчылар язуынча, А.Македонский яңа эрага кадәр 340-330 елларда Кече Азия, Мисыр, Персия, Һиндстанга ясаган сугышчан походларыннан бала тудырырга сәләтле дистәләгән мең кызны кол итеп алып кайткан һәм үз иленең ир-егетлөренө көчләп икенче, өченче хатынлыкка биргән. Шулай итеп, А.Македонский яу кырларында ятып калган сугышчыларга алмашка 18-20 ел эчендә яңа гаскәр әзерләп, яңа походлар ясарга ниятләгән.
Дәүләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру, сугышлар булдырмау, тынычлыкта яшәү — бусы да катнаш никахларның дәүләтара аралашуга йогынты ясау нәтиҗәсе. Тарихта билгеле булган унга якын Мария-Стюарт, Тюдор, Теадор, Антуанетта һәм башкалар Аурупа илләре императорлары һәм корольләренең кызлары буларак, күрше ил патшаларының улларына әтиләре кушуы буенча кияүгә чыга һәм соңрак кайберләре хәтта императрица дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Мондый хәлләр Русия тарихында да була. Мисалга Әби патша — Екатерина Икенчене китереп була. Тумышы белән алман кенәзе кызы булса да, ул озак еллар Русия императрицасы булып тора. Күргәнебезчә, катнаш никахта, заманына карап, төрле ният белән торганнар. Чорына карата аларның файдалы да, тискәре дә яклары булган.
Нәрсә соң ул катнаш никах? Бу турыда урыс лингвисты. Владимир Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге»ендә дә, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә дә бернинди мәгълүмат бирелми. Безнең аңлавыбызча, катнаш никах — ул ике милләт, ике дин вәкиленең парлашып, гаилә корып яшәве. Бәхетлеме, озын гомерлеме соң мондый гаиләләр?
Аерылучылар арасында катнаш гаиләләрнең күп булуы борчый. Моңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди?» — дигән сорауга, Татарстан ЗАГС идарәсенең бүлек мөдире Б.Хафизов бер татар гәзитенә биргән интервьюсында болай ди:
— Шәхси карашыма килгәндә, тискәре карыйм. Христианнар белән мөселманнар кушылып төзелгән никах озын гомерле булмый. Соңгы елларда бу бик нык күзәтелә башлады... Олыгайгач, аерылышучылар арасында катнаш гаиләләрдән күп мисал китереп була. Алар кем кая — мәчеткәме, чиркәүгәме йөрисен хәл итә алмый. Икесе ике төрле гыйбадәтханәгә йөргәч, ике төрле фикер туа. Бу шулай ук бәхәскә китерә. Әмма шул ук вакытта без мондый никахларны чикли дә, тыя да алмыйбыз, чөнки яшьләргә үзләренә пар сайлауда тулы ирек бирелгән.
Анысы шулай, сүз дә юк! Һәм яшьләр шул «тулы ирек»тән бик тулы файдалана да инде. Беркем белән дә киңәшмичә, ризалык алмыйча, алда нәрсә булачагын, нәрсә күрәселәрен уйламыйча, күз алларына да китермичә, өйләнешәләр дә куялар. Ә алда күрәселәре, киртәләр — бихисап.
Шуларның берничәсен генә атап үтик. Әйтик, бала тугач, аңа исемне татарчамы, урысчамы кушарга? Чукындырыргамы, юкмы? Сөннәткә утыртыргамы, юкмы? Бала белән гаиләдә нинди телдә аралашырга? Үлем-китем була калса, аны соңгы юлга христианчамы, мөселманчамы озатырга? Бу мәсьәләләрнең берсе дә бәхәссез, шома гына чишелми: һәр як юрганны үзенә таба күбрәк тартырга тырыша. Менә шул вакытта башлана да инде гаиләдә ыгы-зыгы. Бу инде савыт-саба шалтыравы гына түгел, ә күпкә көчлерәк гауга. Шәм булып кына янган гаилә учагы утына май сибүчеләр дә табыла. Балаларының өйләнешкәненә ризасызлыкларын тыштан белдермичә, эчтән генә ут йотып йөргән ата-аналарның да түземлеге бетеп, телләре ачыла башлый. Мәсәлән, гаиләдә яшь бала чирли башлагач:
— Конечно, будет болеть, он же не крещённый, — дип, баланы тизрәк чукындырырга кушалар. Моңа, әлбәттә инде, бер як каршы тора. Тик шулай да, икенче як качып-посып кына, баланы барыбер чукындыра, һәм бу хәл зур тавыш кубуга бер сәбәп була.
Өйдә кечкенә генә бәла килеп чыкса да:
— То ли еще будет в этом неосвященном доме без икон и креста! — дип куркыталар һәм тиз генә чиркәүдән попны чакырып, йортны изгеләндерергә, бер почмакка икона һәм тәреләр урнаштырырга кирәк, диләр. Яшь гаиләдә савыт-саба шалтырый башлагач, урыс кодалар татар кодаларына үпкәләп, аларны гаепләп: «Ох, уж эта татарва! — дип, кодаларын гына түгел, милләтебезне дә кимсетүдән тайчанмый.
Бу җәһәттән минем «Татар календаре»нда урнаштырылган «Үкендерә» дигән мәкаләдән бер-ике өзек китерәсем килә. Аны Чаллы шәһәреннән Гөлфия Ш. язган.
«Кайчандыр мин язмышымны урыс егете белән бәйләп яшәгән идем. Тик яшәү түгел иде бу, әкрен генә үлеп бару иде. Тәнемнең түгел, рухымның, аңымның. Башта күбәләкләр кебек уйнап кына очкан идек. Иң беренче улыбыз Илья тугач, Сергей миңа тәреле чылбыр бүләк итте. Әни: «Такма» дип каргый-каргый еласа да, тактым. Икенче балабыз Елена хөрмәтенә дә ирем бүләк әзерләгән иде, кулыма Мәрьям ана сурәтен тоттырды. Миңа инде марҗа булырга бер генә адым калган иде: чиркәүгә барып чукынмакчы идек без. Сергей башка берәү белән хыянәт итте миңа. Анасы котыртты аны, яратмады мине каенанам, гел «татарка» — дип ысылдый иде. Мин хыянәтне авыр кичердем, хәтта авыруга сабыштым. Сергейның сүзләре генә үтерде. Беләсезме, ул өйдән чыгып киткәндә ни әйтте: «Сез, татар кызлары — сатлык җаннар, урыс ирләре өчен иблискә динегезне дә, иманыгызны да сатасыз. Безнең кызлар, ичмасам, татар иренә чыкса да, үз телен онытмый, диненнән көлми, үлгәнче милләтенә тугры кала. Кыскасы, миннән үзеңә хөрмәт көтмә. Син — сатлык!» — диде.
Күргәнегезчә, урыс егетләре татар кызларын тыйнак, сабыр, йомшак күңелле, тугрылыклы, ирне-ир дип, хөрмәт итеп, буйсынучан булулары өчен ярата. Аллага шөкер, бүген дә байтак кызларыбыз бу күркәм сыйфатларга ия булып кала. Тик шулай да хәзерге заманда артык тыйнак, сабыр булырга да ярамый, киресенчә, бераз әрсез дә, үз-үзеңә нык ышану, үзеңне яклый-саклый белү кебек сыйфатларны да тәрбияләргә кирәк икән. Фәкать шундый булганда гына, бу тормышта үз урыныңны табып, телеңне, динеңне, гореф-гадәтләреңне үз итеп, яратып, татар булуың белән горурланып яшәрсең. Тик шул вакытта гына урыс егетләре һәм башка милләт вәкилләре дә безнең егетләребез һәм кызларыбызны кимсетеп, авыр сүзләр әйтә алмас.
Бик күп ата-аналар, яшьләр үзләре дә, катнаш никахларның күбәюен көчле мәхәббәт хисләре белен аңлатырга тырыша. Шәхсән мин үзем моның белән килешә алмыйм. Мәхәббәт — ул тотып алып та, буйсындырып та булмый торган күктәге яшен уты түгел ләбаса. Миңа калса, бу сылтау гына. Ата-аналар балаларында динебезгә, телебезгә, милләтебезгә карата мәхәббәт тә тәрбияләргә мөмкин, ә яшьләр шул тәрбияне ала алмаганлыгын аклау өчен генә шулай сөйләнә. Мәхәббәт хисләрен бит яшьләр, кирәк икән, сүндерә, йөгәнли, буйсындыра, ө кайвакыт дөрләтеп кабызып, яндыра да белергә өйрәнергә тиеш. Менә шул була инде чын егетлек! Урыс кодаларның, баҗаларның күбәюендә мин, беренче чиратта, ата-аналарны гаепле, дип саныйм.
Үткән бер якшәмбедә безнең җирле «Яңа дулкын» телетапшыруында бер абыйны өч баласы юбилее белән тәбрик итте. Котлау азагында балаларның (Наил-Мария, Фәрит-Наталья, Наилә-Иван) һәм унга якын оныкның урысча исемнәре яңгырады.Тәбрикләүләрне тыңлагач, һуштан кала яздым. Бер йорт булып кунакка җыелган кияү-киленнәрнең, оныкларның ник берсе килеп, кочып «Ни хәл, бабакай», «Исәнме, әбекәй» дип сәламли дә алмагач, ничек инде бу гаиләне татар гаиләсе дип санарга мөмкин?! Кызганыч, бик кызганыч.
Өлкәбездә халык саны буенча татарлар икенче урында тора. Шуңа күрә бик күп урыс авылларында 5-6ар катнаш гаилә яши. Күптән түгел шундый гаиләләрнең берсендә фаҗига була — яшүсмер егет авариягә юлыгып, җан тәслим кыла. Әтисенең вахтадан кайтуын өч көн көтәләр. Ә аңарчы мәет яткан өйнең ишеген ачып, ник бер кеше керсен: урыслар мәеткә мөселман дип карый, татарлар — христиан дип. Менә бит тормышта нинди аяныч хәлләр дә була, җәмәгать!
Күптән түгел бер гәзиттә татар егете белән әңгәмә укырга туры килде. Анда ул татар егетләрен урыс кызларына өйләнергә димли, янәсе, ул кызларны ирләре татарча сөйләшергә (теләмиләр икән — көчләп), ә алар үз чиратында балаларын татарчага өйрәтер. Шулай итеп, урысларның да бер өлешен татарлаштырып, татар халкының санын тагын да арттырып булыр.
Нинди балалык, нинди ахмаклык! Шәһәр җирендә яшәп (катнаш гаиләләрнең 95 проценты шәһәрдә яши, дисәк, һич тә ялгышмабыз), кем инде татарча сөйләшергә өйрәнсен ди, анда татарлар хәтта үз телләрен дә оныта түгелме? Мин беләм, бер катнаш гаиләдә урыс хатыны, гомере буе авылда татарлар арасында яшәп тә, ник бер сүз татарча әйтсен. Алты баласының бары берсе генә татар гаиләсе корды, калган бишесе дә урыска өйләнде, урыска кияүгә чыкты. Менә сиңа «татарлаштыру»!
Җәмәгать, дөньяга без татар, мөселман булып туганбыз икән, милләтебез, гореф-гадәтләрен, динебез кагыйдәләрен, кануннарын яратып, ихтирам итеп, аларга буйсынып яшәргә насыйп итсен, соңгы юлга да мөселман, татар булып китәргә язсын иде. 18-20 яшендә катнаш гаилә корып, 50-60 елдан артык башка мохит кагыйдәләренә буйсынып, үз кавемен онытып яшәгән кешенең туган ягына, милләтенә, нәселенә карата мәхәббәт хисләре дә сүрелә. Яшьләргә әйтәсе килгәнем шул: олы тормыш юлына аяк басканда әти-әниләрегезнең, туганнарыгызның, дусларыгызның сүзенә колак салыгыз, башка милләт вәкилләре белән аралашып, дуслыкта гомер итегез, әмма ләкин алар белән туганлашырга ашыкмагыз! Соңыннан әти-әниләрегез, туганнарыгызга да, үзегезгә дә үкенерлек булмасын.
Ульяновски өлкәсе, Иске Кулаткы бистәсе.
Рәшит АВВӘСОВ, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре