Кичә, ниһаять, миңа да Казандагы «GRAND CINEMA» кинотетрына барып (Спартак урамы, 6 нчы йорт) 2 фильм карау насыйп булды. Аларның икесе миндә ике төрле фикер калдырды.
Аларның берсе — VII Казан Мөселман кинофестивале кысаларында тәүге тапкыр күрсәтелүче «Көтеп тору» («Ожидание») фильмы. Дөресен генә әйткәндә, Бангладеш режиссеры Әбү Сәед тарафыннан эшләнгән бу фильмның нинди максаттан төшерелүен һәм кемнәргә каршы юнәлдерелгән булуын гади тамашачыга түгел, мәчетләрдә намаз укып йөрүче, диннән күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар мөселманнарга да аңлавы кыен иде.
Әлеге кинотасманың сюжеты шуннан гыйбарәт: Бангладештагы бер дини оешмада (аны мин мәүләнә сектасы дип аңладым) мөселманнар төрле әйберләргә бомбалар куеп шартлаталар. Нәтиҗәдә, бернинди гаепсез кешеләр һәлак була, юк ителә. Шул ук вакытта мөселманнарның рухи атасы үз кешеләрен җиһадка, террорлык актлары эшләргә чакыра. Бу секта яшерен рәвештә эш итә. Әлеге фиркадан китәргә теләгән инсаннар үлемгә дучар ителә. Шул ук вакытта авылда яшәүче авыру ана үзенең баласын көтә. Ана кеше үзенең үлеме якынлашканын сизеп тора, шулай да көн саен автобус тукталышына чыгып, бәгырь җимешенең кайтып килүен көтә. Фильмнан аңлашылганча, аның баласы инде мәңге дә кайта алмаячак, чөнки сектадан китәргә теләгәне өчен аңа фирка җитәкчесе пычак кадады.
Бу фильм әнә шундый күңелсез хәлләр турында сөйли. Бәйге программасы кысаларында күрсәтелгән 84 минутлык фильмнан соң уздырылган җыенда кинотасманың режиссеры Әбү Сәед тә катнашты. Бер журналист режиссерга: «Сез бу фильмны заказ буенча төшердегезме, әллә шәхсән үз фикерегезгә таянып эшләдегезме?» дигән сорау биргәч, Әбү Сәед: «Юк, заказ буенча түгел, шәхсән үз фикеремә таянып эшләдем»,-дип җавап бирде. Тик аның бу сүзләренә ышанучылар гына аз булгандыр диясе килә. Вәләкин аңа кул чабучылар табылды.
Секталарның кешеләргә зыян салулары турында ишеткәнебез бар, анысы. Әмма аларны ачыктан-ачык ислам дине белән бәйләп күрсәтүнең шулай ук файдасы юктыр дип беләм. «Көтеп тору» фильмының техник яктан эшләнеше дә уңай тәэсир калдырмады. Шулай да, мөстәкыйль дәүләт буларак, алар үзләренең киноларын булдырганнар. Ә безнекеләр бу эшкә тотынсалар, күпкә яхшырак фильм төшерә алырлар иде.
Ә бангладешлыларның беренче «коймагы» төерле булган дигән нәтиҗәгә килдем мин.
Кичә шул кинотеатрда караган икенче фильм «Сельма һәм алмалар» дип атала. Иранлылар чынлап та киноны эшли белә. Узган елда да алар Казандагы фестивальдә күп кенә бүләкле урыннарны яуладылар. Режиссер Хәбибулла Бахмани төшергән 90 минутлык тасмада сүз бер мөселманның ялгыш кына башка кеше бакчасыннан алма ашавы һәм шул рәвешле хәрам гамәл кылуы турына бара. Яшь егет бу гөнаһысы өчен бакча хуҗасының теләсә нинди җәзасын үтәргә дә әзер. Тик бакча хуҗасы аңа вафат булган атасының рухына багышлап Коръән укырга куша.
Вакыйгалар әнә шулар тирәсендә куера. Ә бакчаның хуҗасы кем дисезме? Ул — гүзәл мөслимә. Егет изге китапны бик матур укый. Ул төне буена күпме генә тырышмасын, Коръәнне тулысынча укып чыга алмый. Чөнки иртәнге намаз башлана. Егетнең матур мәкам белән укуын тыңлап торган кыз аның изге китапны тулысынча укып чыгуын тели...
Менә бу фильм фәлсәфи уйларга да этәрә, шул ук вакытта хәрамны куллануның нинди зур гөнаһ икәнлеген дә аңлата. Күп кешеләр әнә шундый фильмнарны ешрак күрсәтсеннәр иде дигән уйлар белән таралышты бу тамашадан соң.
Хатыйп ГӘРӘЙ