Мәскәүдә «Аргамак» ифтары узды

Мөселман дөньясы Рамазан аеның азагына якынлашып килә. Бәйрәмгә санаулы гына көннәр калып барганда, мөэмин-мөселманнар изге гамәлләр башкарырга ашыга: кунаклар кабул

БӘЙЛЕ
2011 Авг 22

Мөселман дөньясы Рамазан аеның азагына якынлашып килә. Бәйрәмгә санаулы гына көннәр калып барганда, мөэмин-мөселманнар изге гамәлләр башкарырга ашыга: кунаклар кабул итә, сәдакалар тарата һәм, әлбәттә, ифтар мәҗлесләре уздыра. Шундый мәҗлесләрнең берсе Мәскәүдә дә узды.

«Аргамак»лылар юлы изгелектә

Бу көннәрдә Мәскәү татар яшьләренең «Аргамак» клубы Рамазан аена багышланган чираттагы чарасын үткәрде. Бу юлы авыз ачу кичәсенә яшь гаиләләр белән бергә өлкәннәр дә чакырулы иде.

Шәһәр уртасында урнашкан ресторанга 100гә якын кунак җыелды. Алар арасында милләттәшләребез өчен яхшы таныш булган шәхесләр — җырчылар Ренат Ибраһимов һәм Наилә Фатихова, Мәскәүнең «Тәүбә тавы» мәчете имамы Шамил хәзрәт Галәветдинов та бар иде.

Ифтарга бер сәгать кала башланып киткән әлеге чара Рамазан аен ничек итеп файдалы һәм нәтиҗәле үткәрүгә багышланды. Әлбәттә, бер тапкыр да ураза тотмаган кеше (ә җыелган халык арасында андыйлар юк түгел иде) иң беренче итеп бу гамәл сәламәтлеккә ничегрәк тәэсир итәчәге турында уйлый. Күрәсең, шуны истә тотып, беренче сүз табибка бирелде. «Аргамак» клубының әүзем әгъзасы, яшь табиб Мансур Хәсәншин чыгышында кыска һәм аңлаешлы телдә ураза тотуның медицина аспектларын яктыртылты.

Сәламәтлек темасына ачыклык кертелгәч, сүз хәзрәткә күчте. Үзенең чыгышында Шамил Галәветдинов, билгеле, ураза тотуның рухи ягына басым ясады. Ни дисәң дә, ислам дине бу гамәлне Ходайга якынаю өчен башкарырга куша. Дөрес, көннәрнең озын һәм эссе торуы ураза тотуны берникадәр авырлаштыра. Ләкин, хәзрәт әйтүенчә, бу очракта кеше үзенең эчке халәтенә дөрес юнәлеш бирергә, ягъни бу гамәлне җиренә җиткереп башкарачагы турында үз-үзен ышандырырга тиеш. «Бу очракта ашау-эчүдән көн озынына тыелып тору кешегә чын рухи ләззәт бирә алачак», ди Шамил Аләветдинов.

Очрашуның вәгазь өлеше тәмамлангач, ифтар вакыты да килеп җитте. Ләззәтле тәгамьнәрне авыз итү күңел ачу белән бергә үрелеп барды. Шулай итеп, микрофон артистлар кулына күчте.

Наилә Фатихова башта үзе җитәкләгән «Мәдинә» рухи музыкасы ансамбле турында сөйләде. Аның оешуына берничә ел гына үтүгә карамастан, әлеге төркем Мәскәүдә яшәүче татарларга яхшы таныш. Ансамбль хәзерге татар җырчылары әллә ни игътибар бирмәгән мөнәҗәтләр жанрын үз иткән.

Халкыбызда элек-электән үк киң таралган дини җырлар «Мәдинә» кызлары башкаруында чит илләрдә дә таныла башлаган икән: соңгы вакытта ансамбль гарәп илләрендә уңышлы гына чыгышлар ясый.

Башка иҗади эшләргә килгәндә, аларны «Аргамак» егетләре дә яхшы башкара. Кичә Ренат Ибраһимовның «Кол Шәрифтә» дигән яңа клибын тәкъдим итү белән дәвам итте. Аны клубның әүзем әгъзаларыннан берсе булган Арыслан Ганиев төшергән һәм эшләп тә чыгарган. Ибраһимов үзе дә бу клипны «Аргамак» егетләре белән уртак җимешебез дип атады дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе