Бу араларда хезмәттәшебез, юрист, «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фондының президенты Илһам Фәтхрахман улы Исмәгыйлевнең шатлык тулы бәхетле көннәре: аның хәләл җефете Халисә изге Рамазан аеның 14 нче көнендә ир баланы дөньяга китерде.
Нинди генә ир кеше улы тууын теләми икән! Илһам кардәшебез өчен дә хатынының 3 килодан артыграк малай табуы турындагы хәбәр күңеленә, кем әйтмешли, сары май булып ятты. Аллага шөкер, хәләл җефетенең дә, улының да хәле әйбәт.
Бу гаиләнең 9 нчы яше белән барган һәм ата белән ананың беренче куанычы булган Азалия исемле кыз баласы бар иде инде. Хәзер шуңа тагын бер сөенеч — Ильяс өстәлде. Әйе, бүген, ягъни 19 августта — изге җомга көнендә Илһам әфәнде үзенең хәләл җефетен һәм бәләкәчне балалар табу йортыннан өенә алып кайтты, аннары тантаналы шартларда кадерле затка Ильяс дип исем кушты. Озак эзләде ул балага исемне. Кайберәүләр малай Рамазан аенда дөньяга килгәнлектән, нәнүскә Рамазан дигән исем кушарга киңәш бирде. Бер мәлне аның үзенә Пәйгамбәребез Мөхәммәд хөрмәтенә Мөхәммәд дигән исем ошый башлады. Шулай да ул соңгысы итеп, Ильяс атына тукталырга булды. Ильяс та пәйгамбәр исеме, ләбаса.
Риваятьләрдән күренгәнчә, Ильяс һәм Хөзер пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгаләнең җирдәге илчеләре булдылар. Хөзернең мәгънәсе — «яшел», ул кая гына барса да, кайсы җиргә утырса да, бу урын яшелләнә иде. Ул мәңгелек суын эчте һәм озын гомерле булды.
Шушындый ук озын гомерле пәйгамбәрләрнең икенчесе Ильяс булды. Ильяс пәйгамбәрнең исеме икенче төрле «Яшен» дип йөртелә иде. Ул таулар арасында һәм диңгезләрдә йөрде. Адашкан юлчыларга юл күрсәтте, диңгезчеләрне коры җиргә чыгарды. Алар Хак Тәгаләнең ярдәмендә күп кенә кяфер халыкларга могҗиза күрсәттеләр һәм аларның ислам диненә килүенә ирештеләр. Аларга намаз уку тәртипләрен, дини йолаларны өйрәттеләр.
Без, «Сөләйман» мәчете әһелләре, дин кардәшләребез Илһам белән Халисәнең бала туу шатлыгын уртаклашабыз, бу уңайдан ихлас күңелдән котлыйбыз үзләрен! Ильясны үзләренә дога кыла торган, миһербанлы, рәхим — шәфкатьле, сабыр, динебезне куәтләүче бала итеп үстерү насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Иң изге теләкләр белән «СӨЛӘЙМАН»лылар