Бирегә күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр һәм ятимнәр чакырылган.
Ислам кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә хәйрия ифтары узды. Ул Татарстан Мөслимәләр берлеге белән ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов тарафыннан оештырылды.
Бирегә күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләр һәм ятимнәр чакырылган иде. Ифтар башланырга 2 сәгать кала рәсемнәр конкурсы узды. Яшь рәссамнар үз эшләрендә исламны ничек аңлауларын сурәтләгән. Кемдер мәчет манарасы, кайберләре ураза тотучы әти-әниләрен ясаган. Татарстан Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина җитәкчелегендәге жюри рәсемнәр белән танышкач, беренче урынны бирмәскә хәл иткән. Һәркем бу урынга лаеклы дип табылды. Шулай итеп, беркем дә бүләксез калмады. Төп иганәче — Дәүләт Советы депутаты һәм Татарстан Хаҗилар клубы рәисе Фәрит Мифтахов.
Ислам кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә хәйрия ифтары 10 ел тирәсе уздырыла. Чәй эчкәннән соң, теләүчеләр тәравих намазына калды дип хәбәр итте "Татар-информ".