Кичә Биектау районы үзәгендәге 3 нче урта мәктәптә 200 кешегә исәпләнгән авыз ачу мәҗлесе уздырылды. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, муниципаль район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин, мөхтәсиб Тәлгат хәзрәт Гайфуллин, район имамнары, мәхәллә халкы һәм кунаклар катнашты.
Башта мөфти хәзрәтләре мәктәп бинасына җыелган халыкка шактый ук үтемле вәгазь сөйләде, аннары мөселманнарның сорауларына җаваплар бирде. Аның вәгазе Рамазан аеның барлыкка килүенә, бу фарыз гамәлнең фазыйләтләренә багышланган иде.
Берәүнең: «Ифтарга ураза тотмаган кешегә дә барырга ярыймы?»-дигән соравына Илдус хәзрәт: «Ураза тотмаган кеше булса да, ул чакырган кешегә, ифтарга хөрмәт йөзеннән, авыз ачу мәҗлесенә килергә тиеш. Ул анда барып, Коръән сүзләрен ишетеп, вәгазьләнеп китәр. Бәлки ул кеше ифтарга килеп, оялып, иртәгә ураза тотар башлар»,-дип җавап бирде.
Илдус хәзрәт гошер, зәкят, фитыр, фидия сәдакаларына да аңлатмалар бирде. Бу сәдакаларны ярлыларга, белем алучы шәкертләргә, кыскасы, мохтаҗларга бирергә кирәк. Гошер уңышның уннан берен Аллаһының ризалыгы өчен сәдака итеп бирүне аңлата. Илдус хәзрәтнең сүзләренчә, Чистайдагы бер мәчеттә шушы гошер сәдакасы бәрабәренә шактый эш башкарганнар. Ә инде зәкят сәдакасы ничек исәпләнә дигәндә, берәүнең 116 мең сум акчасы булып, ул ел әйләнәсендә бу кешедә сакланса, әлеге инсан бу акчаның 40тан бер өлешен, ягъни 2.5 процентын сәдака итеп бирергә тиеш. «Әгәр акчаң 116 меңгә 10 сум гына җитмәсә дә, зәкятне түләмисең. Әгәр шушы суммага тулса яки артып китсә, зәкятне түлисең була»,-диде Илдус хәзрәт. Фитыр сәдакасын арпа яки бодай белән исәпләп бирергә диелгән. Ә безнең хәнәфи мәзһәбендә акча белән бирү рөхсәт ителгән. Ашлыкның бәясе бүгенге көндә бик арзан булганлыктан, аны безнең казыйлар, ислам галимнәре ярма белән исәпли башладылар. Фитыр сәдакасының иң киме быел да 50 сум дип билгеләнде. Хәллерәк кешеләр аны 100 сум, байлар 300 яки аннан да күбрәк күләмдә бирә ала. Ураза тота алмаучы карт-карчык яки хроник авыруы булган инсан фидия сәдакасы бирә. Быел ул 100 сум күләмендә дип билгеләнде.
Уразаның гает көне дә билгеле инде. Быел ул Республика көненә, ягъни 30 августка туры килә.
Мин ифтардан соң, Биектау муниципаль районы җитәкчесе Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин белән кыскача гына гәпләшеп алдым. Билгеле булганча, бу районга Рөстәм әфәнде җитәкче булып килгәч, дин өлкәсендә уңай якка үзгәрешләр башланды. Шулай да эшләр бихисап әле.
«Планнар бар: район үзәгендә тагын ике мәчет төзелеп килә. Аннары, Аллаһы боерса, мәдрәсәгә тотынырбыз, дип уйлыйбыз. Ифтар мәҗлесләре район үзәгендә генә түгел, авылларда да үтә. Мәсәлән, бүген авыз ачу мәҗлесе Олы Битаманда уздырылды. Һәр Авыл Советы оештыра аларны. Үзәк мәчеттә исә һәр көнне 40-50 кешегә исәпләнгән ифтар үткәрелә. Ә шәхсән үзем күптән тотам инде уразаны»,-диде Рөстәм әфәнде.
Мөхтәсиб Тәлгат хәзрәт Гайфуллин исә үзенең фикерләрен болай дип белдерде: «Әлхәмдүлилләһ, биектаулылар дингә тартыла башлады. Тик әле белем җитеп бетми. Ә белем алу өчен шартлар тудырылып килә инде. Районыбыз җитәкчесе Рөстәм Галиуллович белән уртак тел табып эшләвебез дә ярдәм итә. Ифтар мәҗлесләре — дингә тартылуның бер чарасы. Шушында вәгазьләр сөйләнә, Коръән укыла, дога кылулар була. Дога кылганда ризыкка да бәрәкәт иңә. Ул бәрәкәт ризык белән безнең ашказаннарыбызга да керә. Мөфти хәзрәтләре безнең ифтарны хөрмәтләп килде. Аңа да, башкаларга да олуг рәхмәтләребезне белдерәбез»,-диде Тәлгат хәзрәт.
Аллага шөкер, биектаулылар бүген дини күтәрелеш кичерә. Аларның киләчәге якты, матур булыр, Аллаһы боерса.
Хатыйп ГӘРӘЙ