Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетенә Германиядән Коръәнхафиз Рәмзи Әр килде һәм биредә 1 айлык курсларда белем алучы күзләре күрмәүчеләр белән очрашты. Тәрҗемәче Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов исә аның сүзләрен татарча һәм русчага әйләндереп барды.
Рәмзи әфәнде чыгышы белән Төркиядән икән. Бер кеше аннан ни өчен ул туган якларын калдырып, Германиягә китеп баруы турында сорагач, аңа адәм баласын тәкъдире йөртүе хакында әйтте.
«Коръәнне уку ул — Аллаһ белән сөйләшүгә тиң. Изге китапның бер хәрефен генә укысаң да, үзеңә зур савап аласың. Күз алдына китерегез: әгәр кеше андагы сүзне, аятьне, сүрәне укыса, үзенә никадәрле савап алачак»,-диде Рәмзи әфәнде. Аннары Коръәнхафиз Рәмзи әфәнде Тәүрат белән Инҗилне яттан белүчеләрнең булмавы, ә Коръәнне яттан сөйләүчеләрнең күп булуын ассызыклады. «Бу исә Аллаһының могҗизасы түгелмени?»-дип нәтиҗә ясады Европада танылу алган Рәмзи әфәнде.
Коръәнхафизга Арчадан укырга килгән Илгизәр Хөсәенов татарча кызыклы гына сорау бирде. Ул: «Мин ике тапкыр Коръәнне китаптан укып чыктым, тик аның эчтәлеген аңламыйм бит. Ничек инде мин Аллаһ белән сөйләшкән булам?»-диде. «Сез аңламасагыз да, Аллаһ сезне аңлый. Күбрәк укыган саен изге китапны да күбрәк аңлый барырсыз. Хәзер инде Коръәннең тәфсирләре күп бит»,-дип җавап бирде аңа Рәмзи әфәнде. Кунакның сүзләренчә, Коръәнне укыган кешегә дә, аны хәтем чыгарга сораган инсанга да савабы була икән. Хәтта камил тәһарәт алып, изге китапны кулына алган кешегә дә савап языла.
Коръән — Аллаһының нуры, кыямәткә хәтле аны Раббыбыз Үзе саклаячак. Хак Тәгалә Җиргә пәйгамбәрләрнең җисемнәрен үзенә алуны, ягъни черетүне тыйды. Коръәнхафизлар да шундый ук дәрәҗәдәге кешеләр икән. Рәмзи әфәнденең сүзләренчә, кеше Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелса һәм көн саен Коръәнне укыса, андый бәндәләрен Раббыбыз фани дөньяда ук зур дәрәҗәләргә күтәрә.
Коръәнхафизга Чечнядан, Дагыстаннан, Башкортстаннан килгән кардәшләребез дә сораулар бирде, ул исә бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Очрашуның ахырында Рәмзи әфәнде күзләре күрмәүчеләргә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте. «Безне үзегезнең догагыздан калдырмасагыз иде»,-диде ул. Ник дигәндә, кыерсытылганнарның догалары кабул булучан.
Хаҗип ӘХМӘТША