«Сөләйман» мәчетенә бер айлык курсларга укырга килгән күзе күрмәүче Дагыстан кешесе Ильяс Алиевка моннан бер атна элек Казандагы 12 нче хастаханәдә үт куыгына операция ясадылар. Аллага шөкер, операция уңышлы чыкты.
Бүген, изге җомга көнендә Ильяс инде «Сөләйман» мәчетенә кире кайтты. Сагынганнар аны биредә. Мәхәллә әһелләре сырып алдылар үзен һәм хәленең ничек булуын сораштыра башладылар. Ә Ильясның хәле ярыйсы ук әйбәт бүгенге көндә.
Август башында Махачкаладан үзенең 3 мөселман кардәше белән Казанга укырга килгән Ильясның кинәт кенә эче авырта башлый. Моннан 7 ай элек аның белән шундый ук хәл булган иде. Ул чагында үзлегеннән ак әнис (тмин) белән дәвалангач, уң яктагы авыру басылган иде. Менә хәзер ул яңадан кабатланды. Бу юлы да узар әле дип уйласа да, авыру көчәя генә барды. Инде түзәр әмәле калмагач, Ильяс кардәшне табибларга күрсәтергә туры килде.
Башта аны табиблар «Йасин» диагностика үзәгендә УЗИдан җентекләп тикшерделәр һәм үт куыгында 13 миллиметрлы таш бар дигән диагноз куйдылар. Аннары Ильясны шул ук көнне (3 августта) шәһәр буйлап кизү торган 12 нче хастаханәгә илттек. Анда да тәфсилләп карадылар һәм «Йасин»да ясалган диагнозны расладылар. Төнлә аңа 2 сәгать буена операция ясаганнар һәм үт куыгын алганнар. Бүген инде Ильяс сау-сәламәт килеш безнең арада. Алай гына да түгел, ул безнең белән бер рәткә басып, җомга намазын укыды.
«Аллаһының рәхмәтләре булсын «Сөләйман» мәчете әһелләренә, "Йасин" хезмәткәрләренә, 12 нче хастаханә табибларына, бигрәк тә имам-хатиб Илдар хәзрәт Баязитовка. Алар мине, 19 яшеннән сукыр калган чит төбәк кешесен үзләренең якын туганнары сыман кулдан тотып йөрттеләр. Операция өчен дә алар үзләре түләде. Әйтерсең, мин бүген яңадан тудым. Үземне гомерем буена Татарстанда яшәгән кеше кебек хис итәм»,-диде дагыстанлы Ильяс Алиев.
Бүген «Сөләйман» мәчетенә Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин һәм чит ил кунаклары килгән иде. Ильяс Алиевның Казандагы тормыш кыйссасын алар да дулкынланып тыңлады.
Хаҗип ӘХМӘТША