Без елына ике тапкыр «Хәтер көне»н үткәрәбез. Моның беренчесе 1552 елда Казан ханлыгын, дин әһелләрен, мәчетләребезне саклап калу өчен 41 көн буена барган тиңдәшсез сугышта башларын салган бабаларыбыз рухына дога кылу булса, икенчесе 1930 — 1940 елларда бер гаепсезгә хөкем ителгән репрессия корбаннарын искә алудыр. Моны белү һәркемгә кирәк. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр. Бу фаҗигаләрдән хәбәрдар булу өчен Татарстан тарихын, йә булмаса, «Кол Шәриф» мәчете фондындагы язмаларны уку да җитә.
Репрессия елларында халыкның белемле, акыллы, эшчән, зыялы катлавы юкка чыгарылган.
Бу каргышлы кара еллар фаҗигасе безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде.
Әтиебезне 1931 елның апрель аенда кулга алып, сөргенгә җибәрәләр. Без өйдә 8 бала калганбыз. Ул үлгәнчегә хәтле ни өчен гапләүләрен белмичә, «кулак» исемен күтәреп йөрде. Сөргендә алган җәрәхәтләре төзәлмичә, 1962 елда вафат булды.
Репрессия корбаннарын искә алу көне — 18 октябрь. Бу көн Татарстан Югары Советы карары нигезендә билгеләнде. Ул карар чыкканнан соң, Татарстанда «Хәтер китабы» булдырылды. Анда әткәйнең дә исеме бар.
Гаепсезгә репрессияләнгән кешеләрнең күбесе ГУЛАГ төрмәләрендә, лагерьларда үлеп калды. Ә безгә «кулак балалары» дигән исемне тагып йөрттеләр.
Миңа инде 84 яшь тулды. Алда тагын күпме гомерем калгандыр — анысын бер Аллаһы гына беләдер. Шуңа күрә октябрь аен көтеп тормыйча, мин бүгеннән үк күңелемдәге сагышлы хисләрне шигьри юлларга салып, кәгазьгә төшереп калдырырга ашыктым. Бу сүзләрем алар рухына дога булып барып ирешсен иде.
Күңелемдә минем балачагым,
Хыялымда яшьлек елларым.
Картлыгым да килеп җиткән икән,
Сүтә-сүтә гомер йомгагын.
Мин хәтерлим гомер йомгагының
Сикәлтәле авыр елларын.
Искә алам гомер йомгагының
Чабаталы кыен чакларын.
Барсын күрдек, чабата да кидек,
«Кулак» исемен дә күтәрдек.
Урлашмадык, тырышып эшләдек —
Кеше хакын ашап үсмәдек.
«Кулак баласы» дип кимсеттеләр
Балачакта, үсмер чагымда.
Әтиемне сөргенгә сөрделәр
Утызбернең апрель таңында.
Эшче-крестьяннар кулга алынды.
Безнең әткәй булган колхозчы.
Хыянәт итмәгән, ил сатмаган:
Ул булган тик тырыш тимерче.
Сигез бала калдык әткәемне
Богаулап алып киткәндә.
Йөрәк елый, кичерә алмыйча,
Гаепсезгә хөкем иткәнгә.
Гаепсездән гаеплеләр алар —
Төрмәләрдә үлеп калдылар.
Ялганчылар, куштан, сатлык җаннар;
Күпме каргыш, рәнҗү алдылар.
Кулаклар юк хәзер, шөкер Аңа!
Кулак дигән исем үзгәрде.
Өч дистәдән артык нахак күтәреп,
Әтиебез ничек түзгәндер.
Хәтер яралары тиз төзәлми,
Төзәлмәсләр алар үлмичә.
Әткәй бәгърем мәңгелеккә китте,
Үзенең аклануын белмичә.
Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА,
Казан шәһәре