АКШ Президенты Барак Обама чәршәмбе кичендә үткәргән Ак Йорттагы ифтар ашына мөселман әйдәманнары, җәмәгать эшлеклеләре, дипломатлар, Президент идарәсе хезмәткәрләре, конгрессменнар һәм башка конфессия вәкилләре дә чакырылды.
Президент үзенең кереш сүзендә АКШ мөселманнары илне ныгытуда, аның аерылып торган үзгә бер холык-фигылен булдыруда зур өлеш керттүләрен әйтте.
Бу чара 2001 елгы Әл-Каидә террор һөҗүмнәрендә һәлак булган 3 меңләп кешенең рухына багышланды. Обама соңгы ун ел эчендә илдәге мөселманнарның АКШ тормышына керткән өлеше бигрәк тә игътибарга лаек, диде.
Ил башлыгы террор һөҗүменнән соң коткару хезмәтендәге, шәфкать туташлары арасындагы һәм полициядәге мөселманнарның кешеләрне коткаруын да искә алды. Шулай ук илнең иминлек хезмәтендә, күзләүдә һәм армиядә ислам тарафдарлары булуы турында да сөйләде.
«Террор һөҗүмнәренә ун ел тулу якынлашкан бу көннәрдә Кушма Штатлар өчен корбан булганнар истәлегенә ил үз ватандашларының төрле диндә булуларын хөрмәт итәргә һәм мәдәниятлар төрлелеге белән баерга тиеш», - диде Обама.
Аның сүзләренчә, АКШ җәмгыяте «без» һәм «алар»га бүленми, ә бары тик гомум «без» генә була.
Ул шулай ук: « АКШ бөтен дөньядагы, шул исәптән Якын Көнчыгыштагы һәм Төньяк Африкадагы протест чараларында катнашучыларның да, Африка Мөгезендәге Сомалида ачлыктан интегүче кешеләрнең хокуклары сагына басарга тиеш», - диде.
Ак Йортта ифтар ашын беренче тапкыр Билл Клинтон үткәргән иде. Аннан соң бу гадәтне Джордж Буш дәвам итте. Президент Барак Обаманың бу өченче ифтар ашы булды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".