Бу көннәрдә Казандагы «Сөләйман» мәчетендә мөмкинчелеге булган кешеләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр — күңелендә иман нуры йөртүчеләр авыз ачу мәҗлесләре үткәрәләр. Әйтик, 2 августта бу гыйбадәтханәдә җыелган 200 кешегә ифтарны Таһир хаҗи Закиров оештырган булса, 3сендә шундый ук чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Динар хәзрәт Садыйков уздырды.
Аш мәҗлесеннән соң, миңа Д. Садыйков белән кыскача сөйләшеп алу насыйп булды. Аның белән әңгәмә вакытында шул мәгълүм булды: Динар хәзрәт мондый мәҗлесне әле тәүге тапкыр оештыра икән. Мондый игелекле гамәлен нәкъ менә «Сөләйман» мәчетеннән башлавы безнең өчен икеләтә мәртәбә булды диясем килә. «Ифтар мәҗлесләре үткәрүне Сез ни өчен «Сөләйман»нан башларга булдыгыз?» — дигән сорауга Динар хәзрәт: «Сөләйман» мәчете әһелләре башкалардан аермалы буларак, күзләре күрмәгән кешеләрне Коръән укытырга өйрәтеп, үзенә зур җаваплылык, савап алучы затлардандыр. Минем үземә күзе күрмәгән бер иптәш белән 3 ай вакыт бергә яшәргә туры килде. Сукырлыкның нинди газап икәнлеген андый кеше белән яшәгәч кенә аңлый башлыйсың икән. Әйтик, син урамга чыгарга теләсәң, киенәсең дә чыгып китәсең. Ә күзе күрмәүче өчен ул зур мәсьәләгә әйләнә. Янында кеше булмаса, зәгыйфь инсан бер кая да бара алмый. Ул кемнеңдер ярдәм кулына мохтаҗ. Ә шундый затларны укытып, «сөләйман»лылар бихисап зур игелекле эш башкара. Аны бернинди бизмәннәргә салып үлчәп тә булмыйдыр. Ул күңелгә сары май булып ята. Тик мондый зур саваплы гамәлне башкару бөтен кешегә дә насыйп түгел. Мин аларга киләчәктә дә уңышлар телим. Раббыбыз тагын да зуррак үрләр яулауны насыйп итсен аларга»,-дип җавап бирде Динар хәзрәт Садыйков.
Динар хәзрәт әңгәмәбез барышында Рамазан аенда без, беренчедән, Хак Тәгаләнең фарыз гамәлен үтәсәк, икенчедән, мохтаҗларның хәлен аңларга, үзара якынаерга, хәйрия гамәлләрен үтәргә мөмкинлек бирүен төшенүебез турында бәян кылды.
Кичә исә «Сөләйман»да Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Болгар — Синтез» ҖЧШнең генераль директоры, БТКның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит хаҗи Мифтахов ифтар мәҗлесе уздырды.
Матбугатта депутат Фәрит Мифтаховның ураза тотуы турындагы сүзләр күзгә чалынган иде. Ә андый депутатлар тагын бармы? Бу сорауга Фәрит хаҗи Мифтахов: «Депутатлар арасында мин белгән Камил Абдуллин, Ислам Әхмәтҗанов һәм тагын берничә кеше ураза тота дип уйлыйм. Депутатлар арасында әле тагын башка шәһәр кешеләре дә бар бит. Алар ураза тоталармы, юкмы-анысын әйтә алмыйм. Ә менә шәһәр дәрәҗәсендә Илсур Метшинның уразаны тотуын әйтә алам»,-дип җавап бирде.
Халык депутаты инде шактыйдан бирле бу гамәлне башкарып килә икән. Аның сөйләвенчә, 2001 елдагы Рамазан аеның беренче көне аның иң якын кешесе — әнисе Әминә вафат булган көнгә — 16 ноябрьгә туры килә. Бу искитмәле кайгы — хәсрәтле көнне аның тамагыннан ризык үтми, эчәсе дә килми. Нәкъ әнә шушы көннән ул уразаны даими тота башлый.
«Рамазан ае нәрсә ул Сезнең өчен?»-дигән сорауга, халык депутаты: «Беренчедән, Рамазанда без фарыз бурычыбызны үтибез, икенчедән, иманыбызны ныгытабыз, өченчедән, үзебезне сабыр, түземле булырга өйрәтәбез, дүртенчедән, Аллаһы Тәгаләгә ышанган дин кардәшләребез, милләттәшләребез, фикердәшләребез белән очрашып, туганлык хисләребез артуга сәбәпче булабыз. Безнең мәчеттә бергәләп авыз ачуыбыз, намазлар укуыбыз, яхшы кешеләр белән аралашуыбыз, яңалары белән танышуыбыз ул — зур байлык»,-дигән фикерләрен ирештерде.
Хаҗип ӘХМӘТША