Киләсе елга Татарстандагы «Сәләт-Биләр» фестиваленә Ислам конференциясе оешмасына караган яшьләрнең килүе көтелә. Татарстан Президенты аны Селигер җәйләве рәвешендә уздырырга киңәш иткән.
Татарстаннан Студентлар лигасы башлыгы һәм ике КФУ студенты Истанбулда узган «Ислам конференциясе оешмасының халыкара моделе» утырышында катнашып кайтты. Аны Ислам Конференциясе оешмасы яшьләр форумы оештырган. Билгеле булганча, Татарстаннан «Сәләт» бу оешманың вәкиле булып тора һәм төрле чараларда катнашып килә.
Киләсе елда ислам илләре яшьләренең күпләп Татарстанга килүе көтелә. Алар «Сәләт-Биләр» фестивалендә катнашачак. Истанбулда конференциядә булып кайткан «Сәләт» проектлары координаторы Тимур Сөләйманов әйтүенчә, башта яшьләр форумы җитәкчеләре генә килер дип күздә тотылган. Ләкин алар күбрәк яшьләрне чакырырга тәкъдим иткән.
«100гә якын катнашучыны җибәрәбез, диделәр. Быел бит «Сәләт-Биләр» фестивалендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз дә катнашкан иде, ул республикакүләм Селигер оештырам, дип әйтте», - ди Сөләйманов.
Гомумән, «Сәләт» Ислам Конференциясе оешмасы белән 2007 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Бу көннәрдә узган конференциядә дә алар Россияне тәкъдим иткән. Анда 27 илдән йөзгә якын вәкил катнашкан.
«Фәләстин белән Израиль, Таулы Карабах, Ливия мәсьәләләре турында сөйләштек. Һәр катнашучы үз илен тәкъдим итте. Без барлык чараларда да Россия карашын аңлаттык. Фәләстин белән Израильне алганда, бу инде Ислам Конференциясе оешмасы булгач, алар 100% Фәләстин ягында тора. Россиянең позициясен карасак, шулай ук Фәләстин яклы», - ди Тимур.
Аның сүзләренчә, монда шулай ук ислам илләре икътисадын күтәрү турында да фикер алышканнар. Бигрәк тә фән ягын үстерү мөмкинлеге каралырга тиеш дигән карашка килгәннәр.
«Европаны алсак, аның икътисады күпкә көчлерәк. Ислам илләрендә нефть, газ бар, әмма фән ягы аксый. Ешрак конференцияләр уздырырга кирәк. Бер-беребезгә ныграк ярдәм итү өчен ислам илләрендә ясалган ризыкларны күбрәк сатып алыйк дигән тәкъдим дә булды», - ди Тимур дип яза "Азатлык.орг".