Миңа узган елда Биектау районына җитәкче итеп яңа билгеләнгән Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинның 22 июльдә төбәк имамнары белән тәүге очрашуында катнашу насыйп булган иде. Ул вакытта Р. Кәлимуллин Биектауда диннең торышы ул элек эшләгән Мамадыш белән чагыштырганда күпкә зәгыйфьрәк булуын билгеләп узды.
Узган елда минем «Ислам info» да «Тиздән нәтиҗәсе дә күренер» дигән язмам пәйда булды. Шул нәтиҗәне күрәсе килү тойгысы мине кабаттан Биектауга китерде.
Бу районга барганчы ук анда имам-мөхтәсибләрнең алмашынуын белә идем инде. Әлеге төбәктә 20 ел буена мөхтәсиб вазифасын башкарган Галимулла хәзрәт Хәбибуллинны ул үзе үк тәкъдим иткән Алмаз хәзрәт Шәйдуллин алыштырды. Ә быелның май аеннан биредә Тәлгат хәзрәт Гайфуллин мөхтәсиб булып эшли башлаган.
Шунысы куандыра: быел Биектауда беренче тапкыр 20 малай өчен 10 көнлек лагерь оештырылган. Мин Биектауга барган көнне (28 июль) анда кызлар өчен үткәрелгән җәйләү бара иде. Тәлгат хәзрәтнең әйтүенчә, Дөбъязда, Олыязда,Озерныйда балалар өчен җәйге лагерьлар үткәрелеп килә. Биектау районында бүгенге көндә 42 мәхәллә бар. Шуларның икесендә мәчет юк әлегә. Биектауның үзәгендә тагын бер мәчеткә нигез салынган. Бу изге эшкә район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин этәргеч биргән. «Рөстәм Галиулла улы — дингә бик мәхәббәтле кеше. Аның булышлыгында Ташлы Кавал авылындагы мәчеткә газ кертелде, ә Яңавыл гыйбадәтханәсе киләсе кыштан зәңгәр ягулык белән җылытыла башлар, дип уйлыйбыз. Чыршы авылындагы мәчетнең электр тогын ялгарга вәгъдә кылдылар»,-ди Тәлгат хәзрәт. Шунысын билгеләп узу мәслихәт: Шәпше һәм Берёзка авылларында әле мәхәлләсе булмаса да, гыйбадәтханәләр төзергә керешкәннәр инде.
Биектаудагы тагын бер яңалыкны әйтмичә булмый: биредә халыкны күбрәк дингә өндәү максатыннан, дәгъват бүлеген барлыкка китергәннәр. Тәүге эш итеп, бер төркем дин әһелләре Юртыш авылына барып, андагы кешеләргә Рамазан ае фазыйләтләре, намаз турында вәгазь сөйләгәннәр. Тәлгат хәзрәтнең әйтүенчә, кичә бик матур узган. Алар шул рәвешле, айга 4 тапкыр мәхәлләләргә чыгып, дәгъват эше белән шөгыльләнергә ниятлиләр икән. Аннары кабаттан Юртыш авылына әйләнеп кайтачаклар.
Бүгенге көндә Биектаудагы Җәмигъ мәчетенә 100дән артык кеше җомга намазына йөри. Әмма 13 мең халык яшәгән район үзәге өчен бу да күп түгел әле. «Биектауга, һичшиксез, мәдрәсә кирәк. Мин бу мәсьәләне онытмадым, аны барыбер күтәрәчәкмен»,-ди Тәлгат хәзрәт.
Мөхтәсиб Тәлгат хәзрәт Гайфуллин
Тәлгат 1984 елның 20 октябрендә Кукмара районының Кәркәвеч авылында Эдуард Гайфуллин һәм Ләлә ханым гаиләсендә дөньяга килә. Ул туып, озак та узмый, аларның гаиләсе Казанның Дәрвишләр бистәсенә күчеп килә. Тәлгат 11 нче татар гимназиясендә белем ала. Шунда укыганда спорт белән мавыгып китә. Гимназиядән соң, физкультура институтына кермәкче була. Бер ук вакытта ул дәү әнисе Рузиядән намаз укырга өйрәнә. Аның исламга мәхәббәте көннән-көн көчәя. Дәү әнисе аңа: «Әгәр дин кешесе булырга теләгең бар икән, Ислам университетына барырсың»,-ди. Шулай да ул физкультура факультетына документларын илтеп тапшырган була инде. Әмма бер документның күчерелмәсе түгел, ә төп нөсхәсе кирәк икән. Шул рәвешле, Тәлгат РИУга укырга китә. Биредә әзерлек бүлегендә 2 ел укыгач, аны берничә айга Төркиягә җибәрәләр. Анда белем алгач, Тәлгат Казандагы «Мөхәммәдия»дә 3 ел буена гыйлемен арттыра. Өйләнә. «Озёрный» мәчетендә дин әһеле булып эшли башлый.
«Хак Тәгалә безне ризыксыз да, сусыз да калдырмас, Аллаһы боерса. Чөнки без Аның юлында йөрибез. Анысы, һичшиксез, сынаулар булачак. Биектауда динне үстерү өчен балаларга, урта буынга күбрәк йогынты ясарга кирәк. Ә бабайлар алар динне ташламый барыбер. Без балаларны бүген дингә өйрәтсәк, киләчәгебез күркәм булыр, дип уйлыйм. Мәчетебездә рухи яктан да, тышкы яктан да эш бара. Безгә район җитәкчесе Рөстәм Галиулла улы белән уртак тел табып эшләвебез дә ярдәм итә»,-ди киләчәккә өмет белән караучы мөхтәсиб Тәлгат хәзрәт Гайфуллин.
Хаҗип ӘХМӘТША