Рамазан ае башланды

Уразаның кыйммәте — көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. 31

БӘЙЛЕ
2011 Авг 01

Уразаның кыйммәте — көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында.

31 июльдә, кояш баю белән, Рамазан ае керде. Мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлады.

Мөселманнар уразаны 1 августтан тота башлый. Рәсми мәгълүматларга караганда, уразаның соңгы көне 29 августка туры килә.

1 августта сәхәрне — иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Мәсәлән, уразаның иң беренче көнендә кояш 4.47 минутта чыга, димәк, сәхәрне 2.47 минутта тәмамларга кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату — ахшам намазы белән башлана. 1 августта ул 20.51 минутка туры килә. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар — ястү белән тәравих вакыты керә.

"Кол Шәриф" мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белдергәнчә, уразаның кыйммәте — көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында.

Хәзрәт аңлатып үткәнчә, сәхәр вакытында артык күп ашарга кирәкми, бу сәламәтлек өчен дә, җан-күңел өчен дә зарарлы. Ифтарда исә җиңелчә генә итеп — хөрмә, йөзем җимешләре һәм су тамчысы, әйрән һәм катык белән авыз ачу ашказаны өчен файдалы санала.

Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 30 август көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Быел аның күләме 50-300 күләмендә билгеләнгән. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, шулай итеп, социаль тигезлек урнаштырыла. «Без шатланган кебек, алар да сөенсен», — ди ул.

Әгәр төзәлмәслек авыру була икән, ул уразаның һәр көне өчен 100 сум акча бирә яки көн саен бер фәкыйрьне ашата ала. Ә инде авырып, балага узып яки имезеп, сәфәрдә булып ураза тота алмаучылар бер көнгә бер исәбеннән уразаны каза кыла ала.

Зәкәт түләү мәсьәләсенә килгәндә, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 116200 сум дип билгеләнгән. Бер ел куланылмый торган 116200 сум акчаң булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. «Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Карт-карчыкларны тынычландырып, шуны әйтәсе килә: әгәр өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 116200 сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел», — диде дин әһелләре.

Рөстәм Зиннуров сүзләренчә, ураза вакытында кешенең күңеле нечкәрә, ул ятимнәргә, хатынына, балаларына һәм әти-әниләренә карата яхшы мөгамәләдә була, анда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре туа. «Рамазанда иң кадерлесе — аның кешеләрне берләштерүендә», — диде ул, бу айда туганнарның, дусларның һәм күршеләрнең бер-берсе белән күбрәк аралашуын искәртеп, дип яза "Татар-Информ" агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе