10 июльдә Идел елгасында барлыкка килгән коточкыч фаҗига битарафлык чире белән авырмаган һәр кешенең йөрәген сулкылдап тибәргә мәҗбүр итте, күп гаиләләргә дәрья кадәрле кайгы-хәсрәт китерде.
Күпләр «Булгария» теплоходының ничек итеп, ни рәвешле нибары 3 минут эчендә су төбенә китүенә гаҗәпләнәләр. Ә минемчә, ул фәкать Раббыбызның көченә, куәтенә кире каккысыз бер дәлилдер. Хак Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 45 нче аятендә: «Авырлыкны күтәрергә чыдамлы булып вә намаз укып, Аллаһыдан ярдәм сорагыз! Намазларны вакытында үтәп бару, әлбәттә, авыр йөктер. Мәгәр ул авыр булмас Аллаһыдан курыккан һәм рәхмәтен өмет иткән тәкъва кешеләргә»,- дип безләрне юкка гына кисәтмәгәндер.
Әйе, чынлап та нибары 3 минут эчендә 113 кешенең гомере өзелү, 16сының хәбәрсез югалуы ул — зур бәла-каза. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Булгария» теплоходы батканда һәлак булучыларның гаиләләре кайгысын ургаклашып: «...Без барыбыз да бу фаҗигадан сабак алырга һәм аның кабатлануына юл куймаска тиешбез»,-дип билгеләп үтте.
Россия Премьер-министры Владимир Путин фаҗига сәбәпләрен ачыклау буенча дәүләт комиссиясе утырышын уздырды. Ул: «10 июльдә булган фаҗига бөтен илне тетрәндерде.Күпме корбан, күпме балалар үлде. Җавапсызлык, тәртипсезлек, комсызлык, иминлек кагыйдәләрен үтәмәүнең куркыныч нәтиҗәсе бу. Хокук саклау органнары гадел тикшерү үткәреп, вазифадагы кешеләрнең эшенә тиешле бәя бирерләр. Рөхсәте булмаган ширкәт ничек эшли алган? Ничек билет сатканнар, ничек порттан чыгарганнар, ничек алар белән килешү төзегәннәр? «Ростехнадзор», «Ростраснадзор» кайда булган?»,-дип үзенең гаҗәпләнүен белдерде. Чынлап та гаҗәпләнерлек монда хәлләр. Биредә бөтенесен язмышка гына сылтап калдырырга да ярамыйдыр бәлки. Үзебез үзгәрергә теләмичә, Раббыбыз тәкъдиребезне үзгәртмәс дип уйлыйм. 12 июль илдә матәм көне, дип игълан ителде.
Россия Хөкүмәте һәлак булганнарның якыннарына берәр миллион сум акча түләү турында карар чыгарды. Төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган кешеләргә исә, зыянның күләменә карап, 200-400 мең сум түләнәчәк. Татарстан Хөкүмәте исә корбан булганнарның гаиләләренә 300әр мең сум, сәламәтлегенә зыян килгәннәргә 50-100 мең түләр дип уйланыла.
Казанның Вахитов районы суды карары нигезендә, «Булгария» теплоходын аренда шартларында файдаланган «Агроречтур» ширкәте башлыгы Светлана Инякина һәм Россия елга регистрының Кама филиалында өлкән эксперт вазифасын башкарган Яков Ивашов кулга алынды. Алар 2 ай дәвамында тикшерү изоляторында утырачак.
Теплоходның суга бату сәбәпләре итеп, анда тиешледән артык пассажир утырган булуны (ул 140 кешегә исәпләнгән, бу көнне аңа 200 дән артык пассажир утырган булган), бер генә моторы эшләвен, бу көнне һава торышының кинәт начараеп китүен, зур дулкыннарның күтәрелүен, уң якка янтайган суднога ачык иллюминатордан ургылып су керүен әйтәләр. Әлбәттә, бу судноның 1955 елда Чехословакиядә эшләнгән икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый.
10 июльдә суга батучыларга ярдәм итмичә үтеп киткән судно җитәкчеләренең хәле мактанырлык түгел, ә бәлага тарыганнарга булышкан«Арабелла» корабленең капитаны Роман Лизалин исә дәүләт бүләгенә лаек булды.
Шәхсән минем өчен «PRO ГОРОД» газетасында «Булгария»нең моннан 3 ел элек Самара янында инде суга батуы турындагы язманы уку гыйбрәтле булды. Ул елга яныннан ерак батмаганга күрә, берәү дә зыян күрмәгән. Кызганыч, «Булгария»нең икенче тапкыр батуы олы фаҗигагә әйләнде.
Бу көннәрдә «Булгария»не су өстенә чыгару эшләре бара. Ул тәмам булгач, күп сорауларга җавап табылыр. Ә безгә исә Хак Тәгалә белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны ярлыкасын, туганнарын, якыннарын югалтучыларга сабырлык вә түземлек бирсен, һәлак булган изге җаннарга Үзенең җәннәтен насыйп әйләсен дип теләргә, аларның рухына багышлап дога кылырга гына каладыр.