Тукай мәхәббәте-Коръәндә

Гасырларны һәм дәверләрне алмаштырып торучы, шул ук вакытта яшәгән кешеләрне һәрдаим үзгәртүче Аллаһка мактауларыбыз, һәр җан иясен, шул исәптән,

БӘЙЛЕ
2023 Ноя 09

Гасырларны һәм дәверләрне алмаштырып торучы, шул ук вакытта яшәгән кешеләрне һәрдаим үзгәртүче Аллаһка мактауларыбыз, һәр җан иясен, шул исәптән, адәм балаларын да парлы-парлы итеп яралткан Хак Тәгаләгә хәмед-сәнәләребез булса иде. Соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с. г. в.) әйткән салават-шәрифәләребез ирешеп торса иде.

Без, мөселманнар, Раббыбызның барлыгына, берлегенә, Аның фәрештәләренә, ахирәт көненә, пәйгамбәрләргә, аларга иңдерелгән китапларга ышанабыз. Һәм дә галимнәр, остазлар, әдипләр язган китапларны да укыйбыз.

Шәхсән мин үзем дә мәктәп елларыннан бирле китаплар укырга яратам. Бигрәк тә шигырьләр күңелемә хуш килә. Минем өчен шагыйрьләрдән беренче урында, әлбәттә, Тукай тора, ә икенчедә -Такташ. Тукайның миндәге тезмә әсәрләре арасында берничә серле шигырь бар. Аларның кайберләре «...га» дип, ә икесе «...гә» дип атала. Менә шуларның берсе- »Очраган юлда...»дип башланганы мәхәббәт шигыре.

Әлбәттә, Тукай ул чакларда әле яшь шагыйрь дә булгач, мәхәббәт турында шигырь язмыйча калмас инде. Ләкин иң гаҗәбе шунда, ул бит әнә:

«Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи?

Ул синең васфеңдә: «Ля шәркыйя, ля гарбия»,-ди»,-дип яза.

Фатих Әмирханның Тукайны үзләренә килгән Зәйтүнә исемле кунак кызы белән таныштырганы турында укыганым бар иде. Мәшрикътә дә (көнчыгыш), мәгърибтә дә (көнбатыш) булмаган бердәнбер шул Зәйтүнәгә юлда очраган кеше Тукай үзе булып чыга инде. Яшь чагында гашыйк булсаң, андый матур кыз дөньяда башка юктыр кебек тоелыр, билгеле. Зәйтүнә нинди генә чибәр кыз булмасын, фәрештә түгелдер бит инде?! Ничек аңа Коръәндә мәдхия-мактау җырлансын икән? Дөресен генә әйткәндә, әгәр Зәйтүнә бөек шагыйрьнең юлына очрамаган булса, без аны белмәгән дә булыр идек.

Менә «...гә» шигыренең азаккы юллары:

«Күк китабының сине белгәненә шаккатып,

Ул хәзер алган «Сабах»тан бер Кәләмулла сатып.»

Икенче юлда сүз китап кибетеннән бер Коръән сатып алу хакында бара.

Бу «...гә» дигән шигырьне Тукай XX башында, дөресрәге, 1908 елда язган. Ә мин аны шул гасыр азагында укыдым.

Аллаһының рәхмәте илә XXI гасыр башында миңа да намазга басу һәм Коръәнне укырга өйрәнү насыйп булды. Шулай беркөнне изге китапны караштыргалап утырганда, күземә «Мисбах» дигән сүз чалынды. Тукта, бу минем исем бит, мәгънәсе ничек була икән, дип тәфсирләрдән карый башладым. Ногмани тәфсирендә ул «шәм» диелгән, Крачковский белән Порохова аны «светельник» дигәннәр, Батуллада «чыраг» дип аталган. Соңгысы, чыраг дигәне миңа күбрәк ошады. Әниебезнең: "Кытлык елларда керосин булмаган чакларда караңгыда чыра яндырып, аны әвернәгә кыстырып куеп, шуның яктысында киндер суга идек»,- дип сөйләгәне истә калган. Казах кардәшләребез дә үз балаларын: «Гуй-гуй, чырагым»,-дип сөяләр ләбаса.

Минем изге китапта күзем төшкән урын «Нур» сүрәсенең 35 нче аяте булып чыкты. Тик аның хикмәте мисбахта да, чырагта да түгел, Тукай язган Зәйтүнәдә икән?! Бу аять шактый озын булганга күрә, аның гарәпчә укылышының бер өлешен генә язарга булдым.

«...Зәйтүнәтил ләә шәркыятиү вә ләә гарбиятии йәкәәдү зәйтүһәә ...»

Бу аятьтә сүз зәйтүн агачының мае белән яндырылучы шәм турында бара. «Ул агач көнчыгышта да, көнбатышта да түгел, урталыктадыр» диелә.

Димәк, Тукай Зәйтүнәне үзенең тормышын яктыртып торучы шәм белән чагыштырырга теләгәндер дигән нәтиҗәгә килдем мин.

Бу һәм башка зыялы затларыбызның урыннары җәннәтнең түрендә булсын, укыган догаларыбыз рухларына барып ирешсен, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын Хак Тәгалә ярлыкасын дип Раббыбыздан сорап калам.

Мисбахетдин СӘХИБЕТДИНОВ,

Чаллы каласы


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе