Ислам дине төрле климат шартларында таралыш тапты. Шул уңайдан тору урынына карап мөселманнарның аяк киемнәре дә төрле. Көньяк җылы илләрдә аяк киеме күбрәк кояшта кызган таштан, комнан саклану өчен кирәк, шуның өчен анда аяк киеменең ачык төрләре генә кулланыла. Алар бармакларга эләктереп кию өчен олтаннан гына торучы сандалидән гыйбарәт.
Ә безнең киңлектә исә алай санаулы җәй көннәрендә генә йөреп була, ә айларга сузылучы яз-көз вакытында аякларга җитдирәк кием таләп ителә. Элгәре күн эшләнмәләреннән файдаланганнар. Ә яңа тарихта сәнәгать үсешендә резина дигән материал уйлап табылгач, галош исемле кием халкыбызның иң яраткан кием төренә әйләнде. Авыл җирләрендә күбесе диярлек гомер буе галоштан йөреп дөньядан уза. Дистә еллар дәвамында кара төсле ялтыравыклы резина галошлар авыл кешесенә иң яхшы бүләк булып саналды.
Кайчан соң бу резина эшләнмәләр кулланышка кергән? Россиядә беренче фабриканы немец кешесе төзегән, тарихта аның исеме дә мәгълүм — Фердинанд Краузконф. Ул сәүдәгәр Гамбургтан Петербургка 1859 елның җәендә килә. Тиз арада фабриканың бинасы төзелә, технологиясе Америкадан китерелә.
Яңа җитештерү кыска вакытта зур үсеш алып китә, моңа аның сыйфаты да ярдәм итә. Фабриканың корпуслары бер километрга сузыла. Яңа төр эшләнмәләр күп күргәзмәләрдә бүләкләр һәм алтын медальләр яулый. Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышы Россиягә чимал китерүне туктата һәм галошлар җитештерелүе тукталып кала. Совет власте шартларында галошлар 1921 елда гына җитештерелә башлый. Менә шул чорда галошлар халкыбызның төп аяк киеменә әйләнеп китә. Тышы кара һәм ялтыравыклы, ә эче кызыл галошлар бөтенебезнең хәтерендә саклана. Совет дәүләте дә тарих тузанына күмелде, ә шул ук галошлар әлегә хәтле кулланышта.
Бүгенге Россиядә ул күбрәк шәхси фабрикаларда җитештерелә. 2004 елда илебездә резинадан 13 млн. пар аяк киеме җитештерелгән. Россия җылытылган галош төрләрен, хәтта Пакистан, Таҗикстан һәм Әфганстанга күпләп сата. Иң эре галош заводы Томскта урнашкан. Андый популярлыкның сере бик гади — галошлар үтә дә фунциональ — пычракта ансыз йөрүне күз алдына китерүе дә авыр.
Икенче яктан тәһарәтне гел алып йөрүче мөселманнарга андый җиңел һәм гади аяк киеме күп уңайлыклар тудыра. Менә ни өчен бу арзан һәм уңайлы кием халкыбыз көнкүрешенең мөһим бер чагылышына әйләнде. Әмма әлегә хәтле галош мәдәни күренеш, мәдәни феномен буларак тикшерелмәгән һәм өйрәнелмәгән. Әлбәттә, бу гаделсезлек булып тора. Галошлар читек, чабата кебек үк тикшерелергә, өйрәнелергә лаеклы күренеш, чөнки ул татар мохитының, татар көнкүрешенең әһәмиятле чагылышы. Ошбу мәкаләм культурологларга искәртмә булса иде, этәргеч вазифасын үтәсә иде.
. Әлбәттә, галошлар да игътибарга лаеклы.
Вәлиулла ЯКУПОВ, 2011 ел.