Шушы мөбарәк айларыбыз килеп җитте. Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръәни-Кәримендә әйтте: «И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз».
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөбарәк бер хәдисендә: "Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар»,-диде. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе - көндез ураза тотканнан соң, ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. «Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде», — дип ризыкны «бисмиллә» әйтеп кабуыбыз, бу - бик зур сөенеч. «Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, — бу, кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез».
Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.
Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы:
«Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», — диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис-шәрифендә.
Мөбарәк Рамазан ае — гафу итү ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм безләргә Кадер кичәсендә укыла торган шушы доганы өйрәтте:
«Әллааһүммә әңтә гәфүвүн. Түхиббүл гәфвә. Фәгфү гәннәә». «Йә, Раббым, Син Гафу Итүче Зат, гафу итүне сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит».
Рамазан ае кагыйдәләре
Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына. Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: "Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка". Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә:
"НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛ-ЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ".
15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан ахирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча:
"Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең, биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл,” — дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң, гарәпчә мондый дога укыла: "ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙ-КӘФТӘРТҮ ФИГ-ФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘРУ МӘ КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХАРТҮ».
Ураза вакытында тыелган мәкруһ эшләр:
Файдасыз сүзләр сөйләү.
Әдәпсез сүзләр сөйләү.
Мунчага кереп озак утыру.
Суга чумып коену.
Урман сагызы яки кибет сагызы чәйнәү.
Авыздан үбү.
Авыз ачмыйча, ике көн рәттән уразада булу.
Нинди дә булса гөнаһ эш кылу.
Авыру көчәячәген белә торып, ураза тоту.
Уразада дөрес саналган эшләр:
Сатып алыначак ризыкны татып карау.
Күзгә сөрмә тарту.
Балага ризык чәйнәп бирү.
Мыек һәм иреннәрне майлау.
Теш чистарту.
Кан алдыру.
Сөлек салдыру.
Комган белән госел коену.
Мунчага кереп тирләп чыгу.
Сабын белән юыну.
Уразаны боза торган эшләр:
Борчак кадәр генә булса да, ризык йоту.
Бер тамчы булса да, су эчү.
Дару эчү.
Укол кадату.
Якынлык кылу.
Күзгә дару салу.
Бу эшләрне онытып, яки авыру сәбәпле, зарури эшләсәң, яки кемдер мәҗбүри эшләтсә, ураза кәффарәте ("җәзалы" 60 көнлек ураза) тиеш түгел, соңыннан бер көнгә бер көн каза кылына. Онытылып ашаган кеше, исенә төшү белән, кояш баеганчы ураза тотуны дәвам итә.
Төкерек яки какырык, теш арасында калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый.
Руза булганын белеп, авыз-борыннан ялгыш аш йә су, кар йә яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә, косылса, таң атып та, атмаган дип сәхәр ашалса, кояш батмыйча, баткандыр дип авыз ачылса, ураза бозыла, калган көннең казасы тотыла.
— Уразасын үз иреге белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза кәффарәтен үти, ягъни рәттән 60 көн ураза тотарга тиеш була, үз иреге белән бозган һәр көн рузасына да.
Сәфәрдәге кеше, йөкле яки бала имезә торган хатын ураза тотмаса да була, әмма соңыннан бер көнгә бер көн каза кыла.
— Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә мосафир булдым дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса, каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы уразадагы кебек, ашамый-эчми торырга тиеш.
Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне бер көн ашата яки туярлык ризык алыр өчен акча бирә. Терелсә, каза уразасын тота.
Рамазанның соңгы ункөнлегендә ирләргә кимендә бер тәүлек мәчеттә гомер кичереп, хатын-кызларга өйдә намаз укый торган җирдә утырып игътикяф кылу сөннәт.
Игътикяф кылучы ирләр мәчеттә ашыйлар, эчәләр, йоклыйлар.
— Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла, Тәравих намазы: Рамазан ае кичләрендә ястүдән соң һәм витырга кадәр укыла торган 20 рәкәгать намаз. Ул 2шәр рәкәгать итеп - 10 тапкыр яисә 4әр рәкәгать итеп 5 тапкыр укыла. "Тәравих" сүзе "ял итү" дип тәрҗемә ителә. Бу намазга мондый исем кушу шуның белән атлатыла ки, һәр 2 яки 4 рәкәгать саен утырып ял итү сөннәт санала. Намазның һәр 4 рәкәгатен укыганнан соң, зикерләр әйтелә, Рамазанның һәр ункөнлеге өчен алар аерыла. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Аны мәчеттә уку бик саваплы.
Уразаның фарызлары вә сөннәтләре
Беренче ункөнлек — рәхмәт вакыты.
Икенче ункөнлек — мәгъфирәт вакыты.
Өченче ункөнлек — Аллаһның газабыннан котылып, рәхмәтенә ирешү вакыты.
Ураза мондый кешеләргә фарыз була:
Һәр мөселманга, әгәр дә ул балигъ, аек акыллы, сәламәт булса, хатыннарның күрем һәм нифәстән аруланган булулары шарт.
Уразаның фарызлары:
Ният кылу.
Ашау-эчүдән тыелу.
Якынлык кылудан тыелу.
Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш, өйләгә бер сәгать вакыт калганчы ният кылып өлгерсәгез дә, ул дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнә.
Уразаның сөннәтләре:
Таң атканчы сәхәр ашау.
Ураза тоту сәбәпле, нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу.
Буш вакытта Коръән һәм дини китаплар уку.
Кояш баегач та, авыз ачу.