Кичә Россия ислам институтында кунакта Франциянең Эчке эшләр министрлыгының дин эшләре буенча киңәшчесе Жан-Кристоф Посель булды. Мөхтәрәм кунакны Франция илчесенең беренче киңәшчесе Николя-де Лакост һәм консул Андрей Ершов озатып йөрде.
Алар РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашып, уку йортының эшчәнлеге белән якыннан танышты, дини белем бирү юнәлешендәге казанышлар хакында һәм Татарстандагы төрле милләт вәкилләренең үзара килешеп яшәү серләре турында да сөйләште. Кунаклар шулай ук РИИ студентлары белән очрашты һәм китапханәдә булды дип хәбәр итте Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.