Владимир Путин Kazan-Arena стадионын карады

Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кысаларында...

БӘЙЛЕ
2013 Мар 20
Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре кысаларында, 2013 елгы Универсиаданың спорт корылмаларында -спортның су төрләре сарае һәм Kazan-Arena стадионында булды.

Бу чарада Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Игорь Шувалов, Россия спорт министры Виталий Мутко, РФ Президентының ИФО тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һ.б. катнашты.

45 мең урынга исәпләнгән стадион – студентлар уеннарының төп объекты, анда Универсиаданы ачу һәм ябу тантанасы узачак. Бүгенге көндә биредә төзелеш эшләре дәвам итә.

Kazan-Arena буенча экскурсия барышында В.Путинга стадионның конструкцион үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе