“Бу елда без бакавлариатка – 279, магистратурага – 180, аспирантурага 16 урын бүлеп бирдек. 2018-2019 елларда инде 632 урын булачак. Бу процесс алга таба үсәчәк”, - дигән О.Васильева “Гуманитар белем бирү җирлегендә теология” дип аталган бөтенроссия фәнни конференциясе вакытында.
Элегрәк ул Россия белем бирү һәм фәнни җирлегендә теология кафедраларын ныгыту зарурлыгы турында әйткән иде.
Теология 2015 елда Югары аттестация комиссиясе (ВАК) карары белән фәнни дисциплина итеп танылды. 2016 елда бу дисциплина буенча фәнни эшләрне яклау мөмкинлеге тудырылды. Диссертация советы һәм эксперт советы оештырылды, дип хәбәр итә РИА Новости.