Татарстанда иректән мәхрүм итү урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә күзәтчелек кылучы иҗтимагый комиссия әгъзаларына таныклык тапшырылды

2008 елның 10 июнендә кабул ителгән “Иректән мәхрүм итү урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать күзәтчелеге һәм ирексезләп тоту урыннарындагы затларга ярдәм итү турында” Федераль закон нигезендә Россия Федерациясенең 42 субъектында иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре оештырылды. РФ Иҗтимагый палатасы катнашында формалаштырылган бу комиссияләр өч ел дәвамында эшчәнлек алып барачак.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 15. Фото: Римма Гатина

Татарстан Республикасында әлеге комиссиягә 12 кеше кертелде. Аларга бүген таныклыкларны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Алексей Фомин тапшырды, җиңел булмаган эшләрендә рух күтәренкелеге һәм ныклык теләде.

Алар арасында Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды идарә советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, ТР Иҗтимагый палатасы, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе карамагындагы иҗтимагый советы әгъзасы, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов бар.

Шулай ук исемлектә Зарипов Альберт Якубович, Карпухин Кирилл Алексеевич, Клюков Василий Дмитриевич, Савва Арсен Владимирович, Расческова Лариса Владимировна, Семин Георгий Геннадьевич, Тимофеев Николай Иванович, Основ Михаил Федорович һәм Хисамов Рамил Иршатович бар.

Татарстанда эшләүче комиссиянең бу чакырылыштагы составы 70 процентка яңартылган. Комиссия әгъзалары, мөрәҗәгатьләр нигезендә, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе яки Эчке эшләр министрлыгына караган объектларда тоткыннарны тоту шартлары тиешле дәрәҗәдә булуны һәм кеше хокукларын саклауны контрольдә тотачак. Республиканың төзәтү учреждениеләрендә тотылучылар иреккә чыккач та, дәүләт органнары белән берлектә аларга тыныч тормышка җайлашырга, эшкә урнашырга ярдәм итәчәк.

Бүген комиссиянең беренче оештыру җыелышы да узды.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе