Алар арасында Азнакай, Саба, Лениногорск, Арча, Кукмара, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Чистай, Әлмәт районнары, Казан шәһәренең Совет районы яшьләре, "Мөхәммәдия", "Буа", "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре бар.
Билгеле булганча, конкурста имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша ала иде.
Конкурс темалары:
1: Исламда мәзәкләр
2: “Теләмә, ә эшлә”
3: Психология һәм ислам
4: Гөнаһның чиге кайда?
5: Ислам динендә канәгать булу
6: Ислам – фикерләүчеләр дине
Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.