15 октябрь - Ак таяк көне күрмәүче кешене гәүдәләндерә. Беренче бу көн АКШта 1964 елның 15 октябрендә Күрмәүчеләрнең милли федерациясе тарафыннан гамәлгә куела.
1969 елда Халыкара күрмәүчеләр федерациясе 15 октябрьне Халыкара "ак таяк" көне дип игълан итә. Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте бу көнне 1987 елда билгеләп үтә башлый.
Ак таяк көне җәмәгатьчелекнең игътибарын күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең проблемаларына җәлеп итү һәм аларга карата сабыр, түземле булырга өйрәтү.
Таяк - ул күрмәүче кешеләр символы гына түгел, аларның "күзләре дә". Таяк белән тротуарга яки юлга суккач чыга торган тавыш күрмәүчеләргә җирлекне тоемларга һәм юлдагы киртәләрне чамаларга мөмкинлек бирә.