Меңләгән мөселманнарыбыз Рамазан гаетенә әзерләнгән шушы кадерле көннәрдә Сәйдә Аппакованың "Тузмый торган бүләк" китабының икенче кисәге басылып чыкты.
Милли-дини мирасыбызны кайгыртып, шушы олуг вазифаны нәсихәт дәресләре, ялкынлы чыгышлары һәм вәгазьләре аша үтемле итеп җиткерүче Сәйдә Фәесхан кызы Аппакова исеме күпләргә билгеле. Аның аудиториясе гаять киң. Аның сабыйларга да, мәктәп укучыларыннан башлап, инде гаилә кору яшенә җиткән егет-кызларга да, чордашларына да әйтер сүзе, халкыбыз мирасына нигезләнгән киңәшләре бар.
Килер буыннарга җиткерәсе нәсихәтен дә, дин-исламыбыз хакындагы дәресләрен дә "тузмый торган бүләк" дип атый Сәйдә абыстай. 2013 елны "Акчарлак" нәшриятында аның шушы исемдәге китабы дөнҗя күргән иде. Ул тиз арада таралылып та бетте.
Меңләгән мөселманнарыбыз Рамазан гаетенә әзерләнгән шушы кадерле көннәрдә Сәйдә Аппакованың "Тузмый торган бүләк" китабының икенче кисәге басылып чыкты. Әлеге китапны бастырган "Акчарлак" нәшрияты, күп кенә дини китапларның мөхәррире, журналист Вәсилә Рәхимова һәм хөрмәтле абыстаебыз Сәйдә Аппакова дин кардәшләребезгә үзенчәлекле бүләк әзерләделәр.
Татар-ислам