Корбан гаетенә берничә көн вакыт калып бара

ТР Президенты имзалаган Указ белән, Корбан гаете 1 сентябрьдә бәйрәм ителә.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 28. Фото: izobretatel.by

“Татарстан Республикасы бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында” ТР Законының 1 статьясы нигезендә, 2017 елның 1 сентябре Корбан бәйрәмен билгеләп үтү көне итеп билгеләнде.

Билгеле булганча, Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач бәйрәм ителә. Бу көнне мәчетләрдә бәйрәм намазлары укыла.

Корбан гаетенең асылында Аллаһы Тәгаләгә якынаю теләге ята. «Без бу мөбәрак бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз. Шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып, каршы алабыз. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре сөю-хөрмәт, бер-беренә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Бу мөбәрак көнне нәфрәт-ачулар юкка чыга. Дошманлык һәм үпкә хисләре бетә», - ди дин әһелләре.

Тарихтан мәгълүм: Ибраһим (г.с.)нең баласы булмый. «Аллаһы Тәгаләдән: «Син миңа якынаерга телисеңме, Ибраһим? Син минем якыным, сөеклем, минем дустым булырга телисеңме” — дип әмер килгәч, Ибраһим: «Телим, яраббым”, — ди. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: «Алай булса, мин сиңа бала бүләк итәм. Балаңны кызганмыйча, син миңа корбан итә аласыңмы?” – диде. Ибраһим г.с., Аллаһы Тәгаләгә үзенең ихласлыгын күрсәтеп, баласын корбан итәргә алып китә. Соңгы мизгелдә күк капусы ачылып китеп, аннан корбанга тәкә килеп чыга. Ибраһим г.с. куйны чала һәм шул вакыттан бирле бу безнең өчен бәйрәм булып кала.

«Мөхтәрәм җәмәгать, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бәндәнең каннарын түгүче түгел, ул бары Ибраһим (г.с.)не шул рәвешле сынаган. Исмәгыйль (г.с.) үзе дә сынатмаган», — ди дини әһелләре.

Корбан чалганда Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә үзе әйтә. Кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыла. Ибраһим г.с. һәм аның улы Исмәгыйль г.с. кыйссасы безгә тәкъвалы булырга, ягъни гөнаһлардан, файдасыз гамәлләрдән ерак булып, Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә карата итәгатьле булырга өйрәтә.

Корбанны өч көн дәвамында 1-3 сентябрьдә чалырга мөмкин. Корбанны кояш батканчы чалып өлгертергә кирәк.

Чалынган корбан итен өчкә бүлеп, бер өлешен ятим, мохтаҗларның күңелен күрү, аларга да бәйрәм шатлыгын ирештерү тиеш. Икенче өлешен туганнарга, күршеләргә өләшү, ә өченче өлеше белән, аш-су әзерләп, туганнар, дус-иш, күршеләр белән дустанә шартларда мәҗлес үткәрү, кунакка йөрешеп, дуслык, туганлык җепләрен, бердәмлекне ныгыту – күркәм гамәл.

P.S.: “Ярдәм” мәчете корбан чалу гамәлен үтәү буенча үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Бу хезмәтләргә корбанны чалу, эшкәртү, итне бүлү һәм дога кылу керә. Корбанлык сарыкларга, бәрәннәргә һәм сыерларга заявкалар кабул ителә.

Заявкаларны Казан ш., Серов ур., 4а йорты һәм Ютазы ур., 8 нче йорт адресы буенча бирергә мөмкин. Элемтәгә керү өчен телефоннар: 8843 223 03 59, 8843 223 03 66, 8843 5120377.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе