Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлана....

Хезмәттәшебез, "Ярдәм" мәчетенең алыштыргысыз хезмәткәре, фонд каршындагы "Иман" радиосы алып баручысы Эльвира Ибраһимова (Мотавалова) 2 февральдә төш вакытында, Казан-Малмыж федераль трассасында авариягә очрап вафат булды.Бу видео аның якты истәлегенә багышлана.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 03

“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды коллективы хәсрәтле көннәр кичерә. 2 февральдә, авариягә очрап, хезмәттәшебез, фондның алыштыргысыз хезмәткәре Эльвира Ибраһимова вафат булды.

Гүзәл табигатьле Балтач төбәгенең Таузар авылында туып үскән Эльвира Татарстан журналистикасы һәм татар радиосы үсешендә якты эз калдырды. «Биектау FM» радиостанциясенең беренче дикторы булган, “Татарстан” һәм “Болгар” радиоларында программалар эшләгән, аларны халыкка җиткерде. “Азан” һәм “Иман” радиолары аша Ислам кыйммәтләрен таратты. Аның күңелләргә үтеп керә торган сихри, тирән аһәңле тавышы әле күпләребезнең колагында чыңлап торыр. Үзе язган шигырьләре хәтеребезгә уелып калыр.

Үзенең “Ярдәм” хәйрия фондында эшләвен бик ярата иде ул, горурлана иде. “Иман” радиосында эшләүдән тыш, ул фонд эшчәнлегенә багышланган видеожурнал чыгара иде. Интернетта Эльвира Ибраһимова татар телендә эшләгән журналларны карап, тыңлап, мәгълүмат туплап була.

Үз эшенең остасы булган Эльвира “Ярдәм” мәчетендә никахлар оештыру һәм бәйрәм мәҗлесләре алып бару белән дә яратып шөгыльләнде. Аның килгән кунакларны үз итүе, туганнарыдай яратуы мәҗлестә утыручыларның үзләренә дә күчә иде.

Эльвира тормышны, кешеләрне яратты. Аны колачлаган мәхәббәт бик зур иде. Көләч йөзе, кешелеклелеге, бер дә белмәгән кешегә ярдәм итәргә ашкынып торуы, киң күңеллелеге аркасында аны бик күпләр яратты, үз итте. Эльвира балалары өчен – яраткан әни, хезмәттәшләре өчен хөрмәтле дус иде. 5 февральдә аңа 42 яшь тулган булыр иде.

Эльвира Ибраһимованы бүген туган ягында – Балтач районы Таузар авылында җирләделәр. Без Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларын ярлыкавын һәм игелекле эшләрен кабул итүен сорыйбыз. Аллаһы Тәгалә аны кабер газабыннан һәм тәмуг утларыннан сакласын. Урынын җәннәттә насыйп итсен. Туганнарының һәм балаларының хәсрәтен җиңеләйтсен.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе