Рәсми хаҗ операторы менеджеры Айдар Бикмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, укулар 6 нчы августта башланган. 13 августта һәм 20 августта яңа төркемнәр өчен тагын ике тапкыр дәресләр булачак.
Хаҗ кылу серләренә "Дум РТ Хаҗ" программасы буенча хаҗилар төркемнәрен җитәкләүчеләр өйрәтәчәк. Тәҗрибәле җитәкчеләр берничә тапкыр хаҗда булган, теорияне дә, гамәлдә ничек булырга тиешлеген дә бик яхшы белә, гыйлемнәре җитәрлек. Укытучылар арасында "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин, Ирек Исмәгыйлев, Илһам Нурмөхәммәтовлар бар.
Айдар Бикмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, хаҗиларның беренче төркеме Казаннан юлга 28 августта кузгала. Соңгы төркем 1 сентябрьдә китәчәк.
Быел татарстанга 1200 квота бирелгән.
Римма Гатина.