“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” ТР Законының I статьясы нигезендә ТР Президенты түбәндәге карарны чыгарган.
Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2018 елның 15 июнен Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп игълан ителә.
Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә 2018 елның 21 августын Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн итеп игълан ителә.