Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: көннәрнең олугысы — җомга көндер, ул ике гает, Гарәфә, Гашурә көннәреннән дә олугтыр. Кичәләрнең олугысы — Кадер кичедер, айларның олугысы — Рамазан аедыр. Менә шушы айларның олугысы булган, дүрт изге айның берсе булган Рамазан шәрифкэ якынлашабыз. Рамазан шәрифнең беренче көне — уразабызның башы. Рамазан ае үзе кояш баегач башлана, шуның өчен бу көнне барлык мәчетләрдә дә тәравих намазы укыла. Икенче көнне иртә белән, кояш чыгарга ике сәгать кала, үзен мөселман дип санаган кешеләр, Аллаһ ризалыгы өчен дип, беренче тапкыр сәхәр ашап, уразаларын ниятләп куячаклар.