«Зур Казан» басмаханәсенә – бер ел

Узган елның февраль аенда Казандагы “Ярдәм” мәчетендә эшли башлаган “Зур Казан» басмаханәсенә бу көннәрдә бер ел тулды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 19

Узган елның февраль аенда Казандагы “Ярдәм” мәчетендә эшли башлаган “Зур Казан» басмаханәсенә бу көннәрдә бер ел тулды. Шушы кыска гына вакыт эчендә биредәге хезмәткәрләр шактый уңышка ирештеләр, ягъни брошюра рәвешендәге Наил Мөхәммәтҗанов, Рамил Ибраһимовның китапларыннан башлап, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовның 400 битле “Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары», Мөслимә Шәфыйкның шул күләмдәге “Корычлар ныклыгы гынамы?!”, Лилия Сәлахетдинованың 246 битле “Ярдәм”, Хәниф Вәлиевнең 316 битле “Югары Чагадай мирасы” һәм башка китаплар басылып чыкты.

Бүгенге көндә биредә штендерларга 2200 сумнан акция бара. Аның хакындагы мәгълүматны zurkazan.com сайтыннан укып белеп була. 253-66-04 телефонына шалтыратып та хәбәрләшү мөмкинлеге бар.

Тагын шунысы мөһим: басмаханәдән кергән акча "Ярдәм" мәчетенә килеп динебезне өйрәнүче күрмәүчеләрне ашату-эчертү һәм аларның юл хакларын түләүгә тотыла.

“Зур Казан” басмаханәсе (типографиясе) җитәкчесе – Айнур Әхмәтшин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе