Кем җәннәт нигъмәтләрен тели, шул җәмәгать белән бергә булуны кирәк, дип саный.
Хәдис
Моннан 25 ел элек Татарстанның беренче мөстәкыйльлек кичәсендә без бөтен халык белән бергә Ирек мәйданында идек. Ул чакларда һәр күңелдәге өмет, ният көчәя генә барды. Көндезен Казан читендәге бер авылдан зур бидон белән аш, икенчесендә чәй алып килүчеләр мәйданнан китмәүчеләрнең хәлләренә кереп, шулай тукландыралар иде. Халык үзара дустанә, тату булып, олы өметләр белән депутатлар сүзен – гамәлен көтә. Милли хәрәкәт кешеләре булган без дә мәйданнан китмибез. Күп идек без ул чакта. Хәзер әзәйдек. Әйе, милли хәрәкәт мине дини хәрәкәткә ярдәм итәрлек дәрәҗәдә үстерде, Аллага шөкер!
Көннең кичкә авышуы да халыкны таратмады. Җитәкчебез Марат Мөлеков хәлләрне урамга чыгып аңлатып торды. Барыбыз да өметләрнең аклануына ышанабыз. Менә инде караңгы төште. Кулларны кулларга тотынып, Дәүләт Советын өч рәт булып әйләнеп йөрибез. Янымда Татарстан сандугачы, җырчы Вафирә Гыйззәтуллина да бар иде. Рухы шат булсын аның. Ул миңа якынрак килде дә, хаҗәтханәгә чакырды. Шулчакта депутат, хәзер зур галим Азат Зыятдинов күренде, безгә ул бүлмәгә керергә рөхсәт итте. Без ул рәсми йортны әйләнә-әйләнә тәмам караңгыланды. Ә без әле һаман йөрибез һәм хәбәр көтәбез. Ирек Гарипов бик күп яшьләр белән алдан бара (хәзер ул Австралиядә яши). Тәмам караңгыланды, ә без һаман китмибез. Ниһаять, Декларация кабул ителде. Милләтнең яңа тарихына нигез салынды. Без Татарстан дәүләтчелеге төзелүен ишетеп таралыштык. Өемә төнлә Рәүф Ибраһимов китереп куйды.
Менә быелгы 30 августта Татарстан АССР төзелүгә – 95, Татарстан дәүләтчелеге төзелүгә 25 ел тулды. Бу тарихи Республика көнен ничек билгеләмисең инде. Безнең Татарстан Диния нәзарәте, Казан мөхтәсибәте, “Ярдәм” мәчете, Мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы мөселманнар җыенын үткәрәбез, дип хәбәр биргән идек. Аны уздырмасак, милләтемә хыянәт итү кебек тоелды. Шуңа күрә тәвәккәлләдек. Әлбәттә, үзбаштан гына түгел, киңәшләшеп эшләдек аны. Диния нәзарәтенә махсус барып, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабировны чакырдым, Тимергали хәзрәтне шулай ук үзем шалтыратып, мәйданга килүен сорадым. Тарихыбызны, мирасыбызны белүче галим-галимәләр дә, шагыйрьләр дә, моң-җыр ияләре дә игътибардан читтә калмады. “Без бергә – гомергә” дигән җыеныбызга 15 нче мәртәбә җыелдык. Хәер, мин фикердәшләремә ике тапкыр шалтыратып, хәбәр иткән идем. Миңа префектура дигәннән шалтыратып, моннан бер ай, ай ярым алдан хат язып, рөхсәт алырга кирәклеген әйтеп, тинтерәтеп бетерделәр.
“Без бит халкыбызның тарихы, мирас-хатирәләребез, күренекле дин әһелләре, танылган хатын-кызларыбыз, милли гореф-гадәтләребез, милләтебез, ана телебез, мәгърифәтебез, яшьләрнең киләчәге бәхетле булсынга йөрибез, шул хактагы теләкләребезне әйтәбез”,-дидем.
30 августта иртүк намазларымны укып, догаларны кылып, Раббыбыздан ярдәм сорап, үзебезнең Кабан күле буендагы калкулыкка – Шәкертләр мәйданына киттем. Тәртип сакчыларына безгә килә торган апа-әбиләрне тоткарламаска, килергә рөхсәт бирүегезне үтенәм, дип ике тапкыр сөйләшеп килдем.
Иртәнге сәгать сигезенчедә мин калкулыкка килгәндә, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең ярдәмчеләре көтә иде инде.
Күл буенда ыҗгырып салкын җил исә, тәнне-җанны куркыта, куырылдыра. Көн дә болытлы. Без бер авыздан җыеныбызны “Мәрҗани” мәчете чатырында үткәрергә булдык. Җыелыштык. Казандагы “Ярдәм” мәчете активисты Радик Исмәгыйлев микрофон алып килеп, аны безгә җайлап та бирде. Мөхтәсиб ярдәмчесе Татарстан байрагына сап куйган иде, аны элдек.
Ике озын өстәлгә асыл җәймәләр җәелде. Алдан ук әйтим әле: безгә күбесенчә намазлы кешеләр – вәгазь һәм тарих кадерен, милләт тәмен, әхлак һәм рухи тәрбия тәмен татый белүчеләр килә. Алар галим-галимәләрнең чыгышын ел да көтеп ала. Хатын-кыз галәмен төпкеленә төшеп өйрәнеп язучы, тарих фәннәре кандидаты, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, оешмабызның якын дусты, галимә Тәэминә Биктимерованың күренекле мәгърифәтче Фәхрелбанат Сөләймания хакындагы чыгышы тыңлаучыларны таң калдырды.
Әлеге ханым Фәхрелбанат хатын-кызлар мәгарифенә игътибарны юнәлтә. Аның “Ана” исемле журнал чыгарырга да нияте була. Әмма Казанда 1913 елның октябреннән чыга башлаган “Сөембикә” журналында Фәхрелбанат Сөләймания 1914-1918 елларда сәркатиб булып хезмәт итә. Ул анда рухи тәрбиягә зур урын бирелүгә ирешә. Күп кенә гүзәл затларны иҗат эшенә тарта. Быел әлеге галимәнең тууына 150 ел була.
Аның хакында галимә Тәэминә Биктимерова озак итеп, бәйнә-бәйнә сөйләде һәм мирасның дәвам ителүен теләде. (Бу хакта “Халкым минем” гәзитенең июнь санында тәфсилләбрәк танышырга була.) Бихисап күп чыганакларны белүче Тәэминә Биктимерованы тыңлар өчен генә җыелу да үзе бер шатлык вә бергәлекне аңлата.
Галимә Лена Таҗиева, музей хезмәткәре Флера Дәминева, Фәүзия, Мансура, Сәйдә абыстай, Хәдичә апаның чыгышы, шагыйрь Габделхәмид Вәлидинең шигырьләре һәр күңелне иләсләндерде, илһамландырды, ихласландырды. Милләтебез сандугачы Зөһрә Сәхәбиева безнең әлеге җыеннарыбызда һәрчак катнаша, тыңлаучыларны куандыра. Милли гореф-гадәтләребезне, ана телен, милләтне һәм милли үзаңны үстерүчеләрнең барысына да уңышлар телибез.
Җыенда чыгыш ясаучыларга бүләкләребез дә бар иде. Аны безгә Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма комитеты вәкилләре бирде. Игелекләре үзләренә меңе белән кайтса иде.
Иң мөһиме, җәмәгать — киләчәгебезне кайгырту. Бу юнәлештә без инде 18 нче мәртәбә әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйге-конкурс үткәрдек. Шунда инде берничә ел буена Хәйдәр Камалетдинов һәм аның хәләл җефете Фатыйманың улы Билал Коръән укып, җыендагыларны сөендерде. Аннары “Ярдәм” мәчетендә Коръәнхафиз Мөхәммәтәмин җитәкчелегендәге изге китапны яттан өйрәнүче ир балаларның Коръән укуы ихласлыгыбызны тагын да арттырды. Изге юлда йөрүче балаларга һәркем дога кылды. Аларның һәрберсенә бүләкләр бирелде. Алар шатлыгына БТК хезмәткәре, Казанда баручы татар яшьләре җыеннары җитәкчесе Тәбрис Яруллинның котлавы кушылды.
Менә шулай, җәмәгать, чакырылып та килмәүчеләргә үпкә сакламыйбыз, Раббыбыз тәүфыйк-һидәят бирсен үзләренә! Алар юк, дип җил исүдән барыбер туктамый бит!
Миңа күп чаралар үткәрергә тәвәккәллек, фидакарьлек, каһарманлык биргән Раббыма чиксез шөкер итәм, Аллаһу әкбәр, диям.
Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә, аның ярдәмчеләренә, Рамил хәзрәт Мингәрәевкә, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, Аллаһының олуг рәхмәтләре яуса иде! Алда да шулай бергә булыйк, бердәм булыйк!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете