Тук-тук. Коридор буйлап, әйтерсең, аяксыз таяк, дөресрәге, инвалид кеше атлый. Мин аларны ничә көннәр ишетеп, тыңлап йөрим. Ул тавыш мине тирән уйларга сала. Сәгать йөри тек-тек итеп, минутлар санап. Шул рәвешле, еллар, гасырлар уза.
Кремль курантлары да шулай, мәңгелек ут янында да ул текелдәү дәвам итә. Тук-тук. Бу гасырлар кайтавазы түгелме соң? Әйе, әйе. Шулайдыр. Ул исә кеше язмышлары кайтавазы да бит! Нәсел-ыруның, әби-бабайларның иңрәү авазлары да салынгандыр аңа.
Бу уйларга ник мине салдың, Раббым?
Узган елның соңгы аенда, чиратым җитеп, “Крутушка” шифаханәсендә ял итү насыйп булды. Биредә бик матур урыннар икән. Шифаханәнең исеме “Текә таулык” дигән мәгънәдән алынган. Ап-ак карлы бу төбәктә күзләр камаша, энҗе сыман җемелдәүче аклык күзләрне чагылдыра. Биредәге урманның нарат-чыршыларындагы ылыслары дисеңме?! Алар ничек күтәреп торалардыр карлы бөркәүләрен-шәлләрен?! Сихри гүзәллек монда!
Шушы могҗизага тиң урында чулак куллы, таяклы әби-бабайларның күп булуы мине уйлар өермәсенә салды да инде. Казан янында гына мондый шифаханәнең булуына сөенеп тә куйдым. Ап-ак карлары Альпныгыннан, Памирдагыдан ким мени? Әлеге шифаханә Татарстаныбызның байлыгы бит! Анда бөтен төр авыруларны да дәвалыйлар. Йөрәк, нерв авыруларын, урологиягә кагылышлы саусызлыкны дәвалыйлар. Булачак әниләр өчен дә шартлар тудырылган. Телисең икән, шифалы сулы Зәңгәр күл хозурлыгын карарга бар, телисең икән, чаңгыда шу, яисә велосипедта йөр. Волейбол, футбол мәйданына да бара аласың.
Биредә Казанның тарихи урыннарына – Кремльгә, татар телендә уйнала торган театрларга даими экскурсияләр оештырыла. Телисең икә, Зөя каласына да сәфәр кыла аласың.
Тору урыннары дисеңме? Белүләренә таянып, миңа бер кешелек аерым бүлмә бирделәр. Бүлмәләре җылы, якты.
Ашау, туклану ягын беләсең киләме? Ризыклар төрләндерелеп әзерләнә. Яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыклары дисеңме? Рәхим ит, сыйлан. Итләрен дә хәләл диделәр. Әмма мин балыкны, каймакны, башка сөт ризыкларын өстен күрдем.
Шөкер итик, канәгать булыйк, дип халыкны канатландырдым. Дәгъват эшен бер минутка да туктатмадым. Җайладым, көйләдем, сабыр булырга өндәдем. Онытып торам икән әле. Мондагы бөтен урында рус музыкасы яңгырап тора. Иртәгә дәваланучылар катнашында концерт була, дип белдерү элделәр. Аңа карап торуны да әллә безнекеләр сынатырга тиешме дип, үзем дә катнашырга булдым. Хаҗәт намазын укып, догалар кылып, Раббымнан ярдәм сорадым.
Туган җирнең кадере моңга төренгән. “Азамат”ымны җырларга сәхнәгә чыктым. Гармунчы Дәниф Бадыйков минем аһәңне тиз тотып алды. Залга моң агылды да, агылды. Һич көтмәгәнчә, биредәге халыкны моң дигән сихри көч биләп алды. Тамашачыларның йөрәге, әйтерсең, моңга күчеп тибә иде. Сәгадәтле мизгел булды бу. Җырым тәмамлангач, алкышларга күмделәр.
Монда дәваланучылар зәңгәр экраннарда күреп, мине белеп килүләрен, хәл-әхвәл сорашуда, исәнләшүләрендә дә белдерделәр. Аннары мин кыскача вәгаземне сөйләдем. Гаилә, ата-ана , дәү әни-дәү әти кадере хакында сөйләвемне дә, бигрәк тә хатын-кызларыбызның әдәп-әхлагы, сабыен тәрбияләүдәге хезмәтләре турында калку итеп сөйләргә тырыштым. Милләтләр, диннәр арасындагы дуслыкка, бердәмлеккә чакыру сүзләремә барысы да рәхмәтләрен әйттеләр.
Көннәр үтә тора. Һәркемнең үз табибы һәм дәвалану ысуллары бар. Табиб, табибәләр һәркемгә – игътибарлы. Дәваланып, шифа алганнар фикер – тәкъдимнәр китабына үз рәхмәтләрен язып калдырганнар. Аларны уку яшәү өметенә шатлык канаты куя. Татарстанның атказанган табибәсе, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Гөлсирә Харрас кызы Әхмәтовага рәхмәт әйтергә кергән Чаллы вәкиле Роза Әсхәтованы үзем күрдем. Ул: “Үз рәхимлегегез үзегезгә кайтсын, сәламәт яшәгез”,-диде.
Ачык йөзле табибә Равил кызы Вәлиевага да биредә дәваланучылар рәхмәт сүзләрен язып калдырганнар.
Игелекле теләкләрне шифаханәнең психологына да язганнар. Марат Хәйдәр улы Мөхәммәтовның бер тыңлау-юатуын ишетүгә үк савыгалар икән. Дөрес ял итә алмыйча интегүчеләрнең йокысы әйбәтләнә, ди.
Авыруларга тиешле дәваны башкаручы шәфкать туташлары Фирая Ихсанова, Галина Власовага, Наилә кардәшебезгә, монда килүчеләрне якты йөзе, тәмле сүзе белән каршы алучы Нурания Әхмәдуллинага халык олы рәхмәтле. Шифаханәгә килеп керүгә исәпкә алучы янына киләсең бит инде. Андагы теркәүче Ольга Майорова, маркетинг бүлеге җитәкчесе Гөлнара Галиева, Альбина Гайнуллина, Рузалия Гайнуллинага биредә ял итүчеләр рәхмәт сүзләрен әйтәләр.
“Крутушка” шифаханәсенең генераль директоры Александр Баранов, аның башкарма директоры Артур Агановка киләчәктә дә эшләре уңышлы барсын, дип телибез.
Кирәк түгел безгә Каф таулары, кирәк түгел Тяньшаннар...Исән булсын үзебезнең Зәңгәр күлле, төрле төсләргә кереп җемелдәүче, карлы, ылыс ябалдашлары белән сәлам бирүче текә тау төбәге – Крутушка. Яшәсен Зәңгәр күлле ылыс урманы: чыршы, наратлары савыктырсын барчабызны! Үзебезнеке – Татарстанныкы бит алар! Таяклылары да безнеке, гасырлар кайтавазы да үзебезнеке!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе