Узган шимбәдә башкалабыздагы Г. Камал Татар дәүләт академия театры бинасы каршында тәүге тапкыр Казан җыены үткәрелде. Бик күңелле булды. Тәүге килгәннәрне әкият геройлары каршы алды. Дини әдәбият, хәзрәтләрнең вәгазь китаплары, кыскасы, үз-үзеңне әхлакый һәм рухи тәрбияләүгә юнәлткән күп ярдәмлекләр сатылды.
Сәхнә бизәлеше һушны алырлык итеп, матур бизәлгән иде. Аннары яңгыраш ысуллары – элемтәләр дә сокландыргыч булды. Биредә атаклы моң иясе Йосыф Сәми концертыннан соң, халкыбызның болай җыелганы юк иде әле. Кешеләр күп килде, Аллага шөкер. Җыенга олылар да, урта яшьтәгеләр дә, балалар да килде. Монда халык күңел күтәренкелеге белән өзлексез хәрәкәттә булды. Биредә бигрәк тә Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт чыгарган календарьга чират тордылар.
Ә шул ук вакытта сәхнәдә милләтебезнең хикмәтле затлары алышынып торды. Артистлар, җырчылар дисезме? Җырның борынгысынмы, бүгенгесен тыңлыйсың киләме, рәхим ит, тыңла!
Биредә без XVI гасыр урталарында яшәгән Кол Шәриф хәзрәтләрен дә, ханнарыбызны да, Сөембикә ханбикәбезнең үзен дә күргәндәй булдык. Халкыбыз күптән күрешмәгән туганнары, кардәшләре белән күреште, аралашты, дуслашты. Аллага шөкер! Әмма җыенны тагын да күркәмрәк, тәэсирлерәк итү өчен тырышырга кирәк әле. Мин болайрак уйлыйм: безнең мәдәният учакларында гармунчылар, мөнәҗәтчеләр, иҗатчылар бар. Алар килеп, Кабан күле буенда халкыбыз моңнарын яңгыратсалар, җыеныбыз колачлырак булыр иде. Үзешчәннәр чакырылса да, халыкчанлык өстенлек итәр иде.
Җыен - халкыбызның борынгы мирасы. Үзара дуслыгыбызны ныгытуда аның әһәмияте әйтеп бетергесез зур булуына һәрберебез инанып кайттык. Зыялыларыбыз күбрәк килсә, нур өстенә нур булыр иде. “Текәләр” дә күренде күренүен, әмма алар аз иде. Аннары хөрмәтле ветераннарыбыз өчен 1-2 рәт урындыклар булса иде. Миңа алар үзләре мөрәҗәгать итте. Булыр ул, булыр, Аллаһы боерса.
Җыенны оештыручыларга Аллаһының рәхмәтләре яусын! Киләсе елларда бу җыен җәй көннәрендә булыр, иншә Аллаһ. Кабат очрашуларга кадәр сау- сәламәт булыгыз, җәмәгать.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе