Әмир бине Шогаебтән, атасыннан, бабасыннан: Аллаһ илчесе: «Ашагыз, эчегез, сәдака бирегез вә яхшы киемнәр киеп йөрегез, әмма бу чамасызлык вә масаю булмасын»,-дигән.
Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугатта эшләүче журналистларны ифтар мәҗлесенә чакырды. Очрашу махсус бер бинада узды. Җөмһүриятебез мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның ярдәмчеләре бирегә чакырылганнарны каршылап тордылар.
Ниһаять, азан яңгырады. Президент аппаратыннан һәм бик күп оешма җитәкчеләре, матбугатта эшләүчеләр, матур әдәбият вәкилләре дә чакырылган иде. Аларның һәрберсе Рамазан ае уңаеннан үзләренең котлауларын ирештерделәр. Ифтар мәҗлесе төрле газета-журналларда, радио-телевидениедә эшләүче каләм әһелләрен берләштерә һәм якынайта.
Коръән уку белән башланган мәҗлестә игелекле сүзләр күп әйтелде.
Күңелемә иң якын сүзләрне Рөстәм Хәйруллин әйтте. Ул яшь журналистларны мәдрәсәләрдә укырга — гыйлем алырга чакырды.
Бу мәсьәләне яшьләргә үзем дә гел әйтеп киләм. Азмы-күпме гыйлемебез була торып та, Коръән гыйлемен арттырасыбыз, аның хикмәтләренә кат-кат төшенәсебез бар әле. Изге китапны укып, хәтереңне барлыйсың, башыңны эшләтәсең, хакыйкый исламны аңлый башлап, аны башкаларга да аңлатасың.
Очрашуда Дагыстаннан килгән кунаклар да бар иде. Алар белән бергәләшеп, фикерләшеп. Татарстаныбызның дәрәҗәсен тагын да күтәрүдән гыйбарәт булды максатыбыз. Менә шуңа күрә дә әлеге җыелышуыбызда ниндидер бер хикмәт бар, дип уйладым.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете